Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Уңган-булган Ясминә

Оста биюче дә, йөзүче дә, сәләтле рәссам да әле Ясминә!

«Шундый акыллы, сөйкемле, җитез һәм тырыш ул», – диләр аның турында дуслары. Сүзебез – Яр Чаллы шәһәрендәге 25нче мәктәпнең 2В сыйныфы укучысы Ясминә Ганиева хакында.
Гел «бишле» билгеләренә генә укый ул. Аеруча математиканы якын күрә. Бик тә китаплар укырга ярата. 
Оста биюче дә, йөзүче дә, сәләтле рәссам да әле Ясминә. Бию һәм йөзү белән яратып шөгыльләнә. 6 яшьтән рәсем түгәрәгенә йөри. Җәен рәхәтләнеп велосипедта җилдерә. 
«Каникулда Казан, Уфа, Актаныш якларында ял иттем. Хәзер инде тырышып укырга керештем», – ди уңган-булган кыз. Бәйгедә үзенең рәсеме белән катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев