Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Тылсымчы хыялы

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Мин дә Гарри Поттер кебек
Булырга уйлап торам.
Тылсымлы таяк алам да
Тизрәк алга ыргылам.

Мин болай да аның кебек 
Яшь булсам да курыкмыйм.
Күрсәм гаделсезлекне
Китә алмыйм булышмый.

Хәзерге көнне карасак
Илдә нинди сәясәт?
Күпме кеше яраланган,
Күпмесе инде вафат...
Нинди хата ясадык соң?
Каян чыкты бу афәт?

Сугышлар бит моңарчы да 
Гел кабатланып торган.
Ятим иткән балаларны
Аналарны елаткан.

Бу сугыш булмаганда
Түгәрәк иде дөньябыз.
Гел зарланып торсак та әле
Җитеш иде өйләребез, 
Машина, акча, эшебез.
Хәзер генә күңел үсми
Нидер кимерә аны, 
Ничек кенә кайтарырга
Элеккеге дөньяны?

Менә Гарри Поттер булгач
Бер тамчы уйламыйча
Таягымны кулга алып, 
Әфсен-төфсеннәрне әйтеп
Барлык илгә, дөньяга
Тынычлык кайтарыр идем
Бернигә карамыйча!

Шәйхелова Гөлинә, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы.

Җитәкчесе — Газизова Ләйсән Фидаис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев