Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Саваплы гамәл

...»Иртәгә алып барасы коралларымны әзерләп куярга кирәк!»- дип, үз- үзеннән канәгать булып, эшлекле адымнар белән Айдар сарайга таба атлады...

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең... 

Бүген дә, Айдар Акбай белән бик озак уйнады. Ямь- яшел, хәтфә үләндә туптай тәгәрәделәр генә. Әбисенең чәй табынына чакырып дәшкән тавышы гына бүлде аларны, әле тагын күпме тәгәрәшерләр иде. Ачык тәрәзәдән чыккан тәмлүшкәләр исе Фәритнең борынын кытыклап алды. 

Карын ачкач, тәмле өчпочмаклар белән мәтрүшкәле чәй бигрәк тәмле инде. Кыстыбый, өчпочмак,чәк- чәкләрне Айдар әбисендә туйганчы ашый каникулда. Нигәдер ,әбисе пешергән милли ризыклар аеруча тәмле шул. Бик оста итеп күлмәк- ыштаннар да тегеп бирә Айдарга, матур- матур мендәр тышлары, аллы- гөлле чәчәкләр белән бизәп, тастымаллар да чигеп куя ул. Клубта эшләгән Фәридә апалары, нинди күргәзмә оештырса да, Айдарның әбисенең кул эшләрен алып китә. Сабантуй бәйрәмнәрендә дә соңгы килгән атка Айдарның әбисенең сөлгесе урала. Әбисе белән бик тә горурлана ул! 

Чәйләр эчеп, тамак ялгап алгач, Айдар кабат ишек алдына чыкты. Капкадан күрше егете Алмаз кереп килә иде. Алмаз да Айдарның кунакка кайтканын көтеп ала, аңа да бер иптәш юк бу урамда. «Суга барып кайтмыйбызмы?» — диде Алмаз. Айдар риза булды, йөгереп кенә әбисенең кечкенә ак чиләген күтәреп чыкты.

Авылда яшьләр дә булмагач, чишмә янында да чүп үләннәре күп үскән. Гәли бабай караштырып тора торуын, аның да аяклары бик- нык авырта. Суы бигрәк тәмле, шифалы «Фатима» чишмәсенең. Мондый тәмле су тагын кайда гына бар икән?! Айдар белән Алмаз чишмә ярына тезләнеп, учлары белән салкын , тәмле судан авыз иттеләр, сусауларын бастылар. Акбай да егетләр янында чуалды.

Айдар бераз уйланып торгач: «Алмаз, әйдә, шушы чишмәне җыештырабыз, матурлыйбыз бу җәйдә»- диде. Алмаз каршы киләме соң инде, бик теләп риза булды. «Җәй көненә бер шөгыль дә булыр үзебезгә, әйе бит, Айдар» — диде. Планнар кора- кора, иртәгә эшне нәрсәдән башларга кирәклеген хәл итә — итә, кайтыр юлга чыкты ике дус.

«Бик дөрес уйга килгәнсез, балам. Бик зур савап та алырсыз, әби- бабайлар да куаныр. Чәчәкләр дә сибеп куегыз тирә-ягына, орлыклар да бирермен. Ай, булдыргансыз, ай минем улкайларым»- дип, әбисенең сөенече эченә сыймады. «Бик тарихи чишмә ул. Авылның эшчән , гармунчы егете тапкан булган аның чыганагын. Чистарткан, ярдан төшәргә баскычлар ясаган ,төзекләндергән. Үзенең сөйгән кызының исемен кушкан. Әмма, егет сугыштан кайта алмаган. Сөйгәне Фатыйма да кияүгә чыкмый, гомере буена аңа тугры кала. Чишмәне дә ул карап тора. Фатыйма әби дә юк инде хәзер. Менә шундый тарихлы чишмә ул, улым»- дип, Айдарның әбисе чишмә турында кыскача сөйләп алды. Табада яңа гына чыжылдап пешкән тәмле коймакларлар белән чишмә суыннан әзерләнгән чәй бигрәк тәмле булды...

Айдар кабат ишек алдына чыкты. Көн кичә таба авышкан , агачларда кошлар сайрый, борынны яшел үлән исләре кытыклый. Рәхәт тә соң инде авылда! Акбай елтыр күзләрен уйнатып, Айдарның аякларына сарылды. «Ярар, Акбаем, безне алда зур эшләр көтә, чишмә көтә! Без дә тәрбияләмәсәк, югалачак бит ул чишмәкәй. Иртәгә алып барасы коралларымны әзерләп куярга кирәк!»- дип, үз- үзеннән канәгать булып, эшлекле адымнар белән, Айдар сарайга таба атлады...

Фирүзә Сибатова, Актаныш районы, Югары Яхшый мәктәбе, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев