Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Сау бул, кышкы дустыбыз!

«Дәвам итәбез» бәйгесе.

Бүген көн җылы. Кичәге буран бөтен җиргә кар тутырган. Бала-чага көне буе җепшек кардан төрле сыннар ясап рәхәтләнде. Кар бабай да, куян-бүре дә, башка мультфильм геройларын да калмады — барсын да ясадылар. Кәрим, арып-талып, өйгә кайтып кергәндә, көн кичкә авышкан иде, әнисе ул яраткан итле токмач пешергән, тиз генә шуны ашады да, чәй әзер булганчы,диванга килеп утырды... Берзаман ишектән берәү килеп керде... Караса, бүген ясаган Кар бабай.

Әнисе куркуыннан уклау тотып Кар бабайга киләсе иде. Ләкин каршысына Кәрим чыкты. Кәрим күргәненә ышана алмады. Әле йөри генә түгел, сөйләшә дә бит!
-Нигә монда кердең? — дип сорады Кәрим.
-Күрше балалары мине җимерергә дип йориләр, монда качып торсам буламы?
Әнисе аңа рөхсәт бирде.

Вакыт бара, Кар бабайның рәвеше үзгәрә башлады, шул сәбәпле хәле дә китте.Кәрим аны салкынга алып чыкты. Анда аны балалар көтеп тора иде. Алар аңа үзләренең бәләкәй көрәкләре белән ябыштылар, ләкин Кәрим аларга каршы чыгып, Кар бабайны саклап калды. Тик Малай башка балалар белән мәш килгәндә, Кар бабай юк булды, ә аның урынында кар бөртекләре генә калды. Кәрим дә, балалар да ни уйларга да белмәделәр..
Яңа елга 2 көн генә калган иде. Төне буе буран улады. Иртә белән чыгып карасалар, бөтен җирне кар каплаган, йөрер урын юк. Ә Кәримнәрнең ишегалды чиста һәм пөхтә. Бу хәлне Кар бабайның эше дип уйладылар.

Яңа ел төне. Кәримнәрнең гаиләсе гадәттәгечә бәйрәм итә. Кинәт ишектән Кар бабай килеп керә. Ул Кәримгә бүләк тапшырды. Малай аңа бик рәхмәтле иде. Ул Кар бабайны капка төпләренә чыгарып куйды. Үзе төне буе аның янында уйнады. Яңа ел төне икесе өчен дә күңелле булды. 

Кыш беткәнче Кәрим Кар бабай белән бергә булды. Ул малайны мәктәптән каршы ала, озатып кала. Кичләрен бергәләп уйныйлар. Башка малайлар да алар янына килеп, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Кәримнәр капка төбе матур мәйданчыкка әйләнде, балалар тавышыннан гөрләп торды.

Менә яз да җитте. Кар бабайның көннәре бетте. Ул, тылсымы белән җепшек карны көрәп, Кәрим һәм башка малайлар белән саубуллашты да еракка-еракка — Себер якларына китеп барды.

Әмир Садыйков — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев