Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Сәяхәткә маршрут эзлим — кайларга юл тотасы?

«Дәвам итәбез!» конкурсына Әсәдуллина Диләрә җибәргән шигырь.

Сәяхәткә маршрут эзлим —
Кайларга юл тотасы?
Бутангамы, Вьетнамгамы?
Кайсы якка барасы?

Кытайда кәгазь ясыйлар,
Алжирда тәмле кус кус.
Ташкентта матур таулар бар, 
Башкортстанда кымыз.

Бик күркәм Япониядә,
Кимоносы ни тора!
Кешеләр дә бик акыллы
Нидер гел уйлап таба!

Белмим, кая барырга соң?
Интернетка күз салам.
Босния, Герцеговинаны 
Картадан эзләп табам.

Карый торгач, күзем төште
Үз илемә, җиремә!
Татарстаным бар минем,
Калыйк әле үзендә!

Туган илем, Татарстан,
Монда бик эшчән халык.
Тарихи җирдә урнашкан, 
Уңышлары да бик күп!

Тәмле ризыкларга бай
Өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш.
Син авыз итеп кара ич,
Кыстыбыйга да җитеш!

Милли киемнәре дисәң,
Түбәтәй һәм алъяпкыч!
Чигүле бизәкләре
Күзләр явын алырлык!

Иң якыны, иң газизе 
Үземнең туган илем.
Татарстаным, син бит
Тарихым, горурлыгым!

Казан шәһәре Совет районы "Күппрофильле 187 нче санлы лицей»ның 8Г сыйныф укучысы Әсәдуллина Диләрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев