Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Сәяхәткә маршрут эзлим - кайларга юл тотасы?

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Сәяхәткә маршрут эзлим -
Кайларга юл тотасы?
Безгә ярдәмгә киләчәк
Татарстан картасы.

Маршрутны билгеләүдә
Тарихны белү кирәк.
Әби-бабай ярдәме дә-
Безнең өчен зур терәк.

Актаныш белән Минзәлә-
Ерак түгел арасы.
Катерина күперенә
Килә бик тә барасы.

Алабугада бар диләр,
Шайтанчык дигән шәһәр.
Музейларны күрергә дип
Киләләр монда күпләр.

Бөек Болгар, Изге Биләр -
Бик борынгы калалар.
Бөтен дөнья татарларын 
Бирегә туплый алар. 

И Казаным,гүзәл калам,
Татарымның мәркәзе.
Монда сакланган Тукайның, 
Җәлилләрнең эзләре.

Сөембикә, Кол Шәрифләр
Һәр татарның җанында.
Халкымның үткән тарихы
Милләтемнең моңында.

Сәяхәткә маршрут төзим-
Башлыймын Актаныштан.
Кунакларга һәрчак шат
Туган җирем - Татарстан!

Зилия Шәйхеразиева, Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 
3 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев