Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Сәяхәткә маршрут эзлим...

Бәйгегә Казаннан Галимуллина Самира шигыре.

Сәяхәткә маршрут эзлим,
Кайларга юл тотасы.
Кайда икән илебезнең
Иң-иң биек ноктасы?

Йөгереп менәр идем дә
Болытлар арасына,
Кош кебек очар идем мин,
Әй кагына-кагына.

Ял итәр идем арыгач,
Йомшак болытка ятып.
Бу хыял чынга ашарга
Тиештер бит бервакыт?

Алай дисәң, иң биектә
Диңгез юк су керергә.
Су астындагы дөньяны
Телим бик тә күрергә.

Йөзәргә дә өйрәндем мин,
Җәен Кама буенда.
Серле диңгез астын хәзер
Күрү минем уемда.

Ал, сары, зәңгәр балыклар,
Ташбака, акула, кит...
Кама елгасында түгел,
Шул диңгез төбендә бит.

Алтын балык тота калсам,
Өч теләгем дә әзер.
Диңгезгәме, болыткамы,
Кая юл тотыйм хәзер?

Уйга батып яткан чакта,
Карта алып кулыма,
Эштән кайтып керде әни,
Һәм килде дә яныма:

– Тутырдыңмы соң, кызым, – ди, –
Бар кирәклесен юлга?
Иртәгә иртән кайтабыз 
Әбиеңә авылга.

Галимуллина Самира Алмаз кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районының 143 нче номерлы мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев