Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Файдалы каникуллар

«Дәвам итәбез» бәйгесенә Актаныштан Сабирова Айзирәк җибәргән иҗади эш.

Башламнар биредә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

...Беркөнне авылда булган кибеттән айдарның әбисе манго алып кайткан. Айдарның күзе шакмак булган.
– Әбекәй син кайдан таптың бу матуркайны? – дип сораган Айдар.
– Улым, әгәр дә шушы җимешнең төшен утыртсаң, манго үсеп чыга, – дип әйткән Айдарның әбисе. Айдар әбисенең манго кискәнен көтеп торган да төшен алып бакчага йөгереп чыгып киткән.

Ул бер йомшак җирне табып, башта чүбен утаган, аннары җирне чокыган һәм манго төшен утыртып та куйган. Айдарның әлеге олы эше турында бөтен кешегә сөйлисе килгән. 

Шулай итеп Айдар үзе утырткан мангога көн дә чыгып су сибә торган булган. Өч көн дигәндә мангоның яфраклары да күренгән. Әлеге сөенеч Айдарның эченә сыймаган. Аның тагын үсентеләр утыртасы килгән. Һәм әбисе дә Айдарның теләген аңлап алган: күптәннән борчып торган биле аркасында утырта алмый калган суганнарын, кишерләрен, чөгендерләрен олы ярдәмчесе Айдар белән алар бакчага утыртып куйганнар.

Кояш җылысында орлыклар бик тиз шытып та чыкканнар. Таң атып, әтәчләр кычкыра башлау белән Айдар иң беренче булып торып бакчага чапкан. Бакчадагы яшелчәләрнең чүпләрен утап, су сибеп, алар белән сөйләшә торган булган. Ә манго исә эре яфракларын күрсәтеп, кукраеп үсеп киткән. Аны күреп, әбисе генә түгел, күршеләр дә шаккатканнар.

Инде Айдарның каникуллары да тәмамлана. Аның бер дә дәү әнисен, ямьле бакчасын калдырып китәсе килми иде. Шунда әбисе манго агачын олы савытка утыртып, алып китәргә тәкдим итте. Әлбәттә, инде барысы да риза булдылар. Шул рәвешле саубуллашып, Айдар өенә кайтып китте. Шәһәрдә ул үзе утырткан манго агачы белән «Нәни ботаник» бәйгесендә катнашып, аны ничек утыртуы, үстерүе, турында сөйләп, барысын шаккаттырды һәм җиңү яулады. 

Айдар бер нәрсәне яхшы аңлады: дәү әни янында ул тырыш булырга, ялкауланмаска өйрәнеп килде. Һәм менә беренче уңышы өчен дә ул дәү әнисенә рәхмәтле!

Сабирова Айзирәк Ренат кызы, 12 яшь, Актаныш районы Актаныш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев