Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Мин дә Гарри Поттер кебек булырга уйлап торам...

Актаныш районы Актаныш авылыннан Сабиров Самирның «Дәвам итәбез» бәйгесенә җибәргән шигыре.

Мин дә Гарри Поттер кебек
Булырга уйлап торам.
Иртән иртүк торамын да
Яңа планнар корам.
Серле таягымны алып
Мин чыгып китәм әле
Туган илем буйлап шулай
Сәяхәт итәм әле.
Кешеләрнең күңеленнән
Начарлыкны бетерәм.
Серле таягым аша
Яхшы уйлар иңдерәм.
Туган илем күге һәрчак
Ап-аяз булып торсын!
Сугышулар, кан коюлар
Тизерәк кенә тынсын!
Гарри Поттер булмасам да
Җитәрлек минем көчем.
Дога кылам әбием белән
Теләкләр ашсын өчен!


Актаныш районы Актаныш авылыннан Сабиров Самир Ренат улы, 10 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев