Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Күңелле каникуллар

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Айдар бик борчылды, әмма әти-әни әйткән сүзне тыңламыйча булмый. Буш вакытларым күп булыр дип, ул үзе белән әдәби китаплар алды. Җәйдән соң, Айдарның тугызынчы сыйныфка күчәсе елы иде. Шуңа күрә аңа дәүләт имтиханына ныклап әзерләнергә кирәк. Ул үзе белән математика һәм рус теленнән дәреслекләрен дә калдырмады. 

Әти-әниләре Айдар иртән йокыдан торганчы ук юлга кузгалганнар иде. Айдарны авылның саф, чиста һавасы җанын һәм тәнен изрәтеп йокы дәрьясында гиздерде дә гиздерде. Ул төшкә кадәр «йокы капчыгы»н симертте. Айдарның авылга кайтуына әбисе, әлбәттә, чиксез шат булды. Иртәнге намазын укыгач, оныгын сөендирим диеп камыр изеп куйды. Әкрен генә догаларын укып Айдарның «мыш-мыш» йоклавын сокланып, бәхетләр тели-тели күзәтте дә ишегалдындагы кош- кортларына бодай бирергә чыкты.

Айдарның тәмле йокысыннан торуына әбисе аңа, эре авыл йомыркаларын кушып, күпереп торган күмәчләр пешергән иде. Чәйләп алгач, әдәби китапларын караштырды, математикадан имтихан биремнәре чиште.

Көн кичкә авышты, кояш кызуы сүрелде. Айдар тышка чыкты, анда аны дүртаяклы тугъры дусты Акбай көтә иде. Аның белән таяк ыргытышлы, куышлы уйнады. Урамда малайлар тавышын ишетеп капкадан чыкты. Анда күрше Сания әбигә оныгы Камил кайтканын күрде. Ул Казан шәһәреннән үк әбисенә җәйге ялга кайткан. Айдарның Камилне күргәч, кәефе күтәрелеп китте. Малайлар кочаклашып күрештеләр һәм бер- берсенә үзләренең мәктәптәге булган хәлләре турында бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйли башладылар. Камил бу җәйдә авылга кайтмыйча диңгез буена ялга барырга тиеш булган. Әмма әтисенә туган илне саклар өчен хәрби комиссариаттан чакыру килү сәбәпле, гаилә планнарын үзгәртергә мәҗбүр була. Камил әтисен сагынып, аның турында зур горурлык белән сөйләде. Ул да быел 8 нче сыйныфны яхшы билгеләренә тәмамлаган икән. 

Малайлар җәй буе бергәләп имтиханнарга әзерләнделәр. Кызу көннәрдә су буена барып су коендылар. Әбиләренә бакча һәм йорт эшләрендә булыштылар.

Җәй сизелмичә дә узып китте. Айдар бу җәйне авылда әбисе янында үткәргәненә һич тә үкенми. Чөнки ул анда ул шәһәр шау-шуыннан тынычлыкта, яшел табигать кочагында булды. Авылда җәй шәп бит ул! 

Актаныш гуманитар гимназияның 8А сыйныфы укучысы Җәмилова Нәзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев