Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Күңелле каникуллар

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Беркөнне Айдарны әбисе кибеткә ипи алырга җибәрде. Урамда кибет янындарак песи баласы утыра иде. Айдар тиз генә кибеткә кереп чыкты да аның янына килде. Песи баласы шундый кечкенә, ап-ак төстә иде. Айдар өйгә кайтырга чыкты. Аның песине бик тә үзе белән аласы килгән иде, тик кешенеке дип уйлап, ул аны алмыйча кайтып китте. Кайткач әбисеннән дә кибет яныннан песи баласын алып кайтырга ярыймы дип сорап карады, ләкин әбисе эндәшмәде.

Шул көннән бирле Айдар көн саен кибеткә песи янына барып йөри башлады. Әбисе кушса да бара, кушмаса да бара. Песи баласына ашарга ит, колбаса, сөт алып килә иде. 
Шулай бер атна вакыт узды. Песи баласы Айдарны кибет янында көтеп тора башлады, танып каршына йөгереп килә иде. Ә беркөнне кибеткә әбисе белән бергәләп килгәч, кечкенә песи баласын өйгә алып кайтып киттеләр. Йолдызкай дип исем куштылар, чөнки күктәге йолдызлар да төнлә ак булып яналар. Песи баласы да ап-ак булгач караңгыда күренеп тора иде.

Йолдызкай булгач, Айдар авылга әбиләренә бик теләп атна саен кайта башлады. 

Макарова Аделина, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев