Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

“Көмеш Кыңгырау” газетасына мин ни өчен язылам?

Бәйгегә Әмир Фәрхуллин җибәргән иҗади эш.

Бәйге хакында тулырак ► https://chelny-rt.ru/news/bygelr/komes-kyngyrau-turynda-in-sap-rolik-baigese-igielan-itabez

Ул газета – минем дустым. Әйе, әйе, көләргә ашыкмагыз әле газета дус буламы дип. Әйдәгез тәртип белән сөйлим.

Миңа унҗиде яшь, татар авылында яшим, кечкенәдән язгалыйм. Беренче тапкыр район газетасына язмаларымны алып бардык. Андагы абый-апалар укып-укып карадылар да, аларны «Көмеш Кыңгырауга җибәреп карарга» диделәр. Ул чакта миңа ун яшь һәм 2017 нче ел иде. Шуннан соң мин анда язганнарымны җибәрә башладым һәм алар газетада басыла бардылар. Шул газета килгәч ничек сөенә идем. Һәр битен игътибар белән укып чыга идем, хәтта рәсемнәрен дә, язу шрифтларын да тикшерә идем. Төрле-төрле язмаларны укыйм, башка районнарның башка балаларның язмаларын укыйм һәм фотоларын карый идем. Интернетта аның электрон вариантын да карап бардым. Анда миңа “Көмеш Кыңгырауда” үз блогымны ачарга тәкъдим иттеләр. Мин блог сүзен ул чакта аңламасам да, риза булдым.

Әмир Фәрхуллинның шәхси блогы. Тулырак: https://chelny-rt.ru/blog/author/page/mir-frkhullin

Мин язганнарымны газетага даими җибәреп бардым. Аның башта сайтта чыкканын сагынып-сагынып көтә идем, кабат газетада да басылмасмы дип уйлый торган идем. Анда да басылып чыкса, бик күңелле була иде миңа. Әле безнең районда мине танучы кешеләр берәр җирдә очрагач сине газетага бастырганнар дисәләр, ничек рәхәт була иде! Газета хезмәткәрләре төрле-төрле конкурслар уйлап табалар. Шунда җиңгән укучы балаларны чакырып бүләклиләр, аларны чынлап олылыйлар. Анда эшләүче хезмәткәрләр WhatsApp группасы төзеп татар телендә аралашуны тәэмин итәләр, элемтәгә чыгалар, мактап-үсендереп торалар. Дустым дими, ни дисең? Бик еш аралашам, һәр санда безнең язмаларыбыз чыгып бара. Ел саен үзенә Чаллыга кунакка чакыра, бүләк бирә! Әле берсендә яраткан газетам үзе дә минем өйгә кунакка килде. Ничек онытып булсын шул дустыңны?!.

Көмеш Кыңгырау танышлар бүләк итә, иҗат дуслары бирә, илһам бирә, якты мизгелләр бирә. Үзең башкалар белән газета аша ана телендә аралашасың. Газетага балалар һәрчак каядыр баруын, нәрсәдер күрүен, берәр конкурста катнашуларын, кызык-кызык вакыйгалар турында язалар. Төрле-төрле район балаларын берләштереп тора ул “Көмеш Кыңгырау”. Аны яздырып алып укыган саен Татарстан буйлап танышларың һәм дусларың пәйда була. Аларны син төрле конкурсларда таный башлыйсың. Бөтен кешеләр дә балаларына дип “Көмеш Кыңгырау” газетасына яздырсыннар иде дип телим. Мәктәпләрдә дә ата-аналар җыелышында әйтсеннәр иде: “Көмеш Кыңгырауга язылыгыз!” - дип. Барлык балалар да газетабызны укыса, бу бит балалар бер-берсенә тәрбия биргән кебек була. Мин еш кына мәктәбемдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә яраткан дустымны “Көмеш Кыңгырау” газетасын алып барам. Укытучым, классташларым белән без аны укыйбыз, фикер алышабыз, анализлыйбыз.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы Кече Кирмән авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев