Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

«Көмеш кыңгырау белән фото» бәйгесенә

Газетаны бергәләп укыйбыз, фикер алышабыз. Кызып-кызып бәхәсләшеп тә алабыз.

Тормышны интернет, электрон мәгълүмат чолгап алган чорда да газета-журналлар үз укучысын таба тора. Һәр кешенең күңеле тартылган матбугаты була. Зурлар өчен район газетасы, «Ватаным Татарстан», «Акчарлак», «Җир сулышы», «Казан утлары», «Сөембикә» актуаль.

Без – балалар өчен чыккан «Көмеш кыңгырау», «Ялкын», «Сабантуй» басмаларын үз итәбез, кызыксынып укыйбыз. Үзебезнең район, мәктәп укучысының язмаларын күреп шатланабыз. Язмасы газетада чыккан укучыга әдәбият дәресендә «автомат» «5»ле дә куела.

Кызыксыну мәктәпнең татар теле кабинетында ныгый гына. Чөнки укытучыбыз Мәйсәрә апа үзе дә «Көмеш кыңгарау» газетасын ала һәм яратып укый. Безне дә үзе артыннан ияртә. Газетаны бергәләп укыйбыз, фикер алышабыз. Кызып-кызып бәхәсләшеп тә алабыз. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче яшьтәшләребезнең тормышы, иҗаты, укулары, һөнәрләре турында беләбез. Кызыклы материаллар чыгарып, безне чиксез шатландырган редакция хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

7нче класс исеменнән, Чулпан Әминова, Актаныш районы, Теләкәй төп гомуми Теләкәй мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев