Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Кар бабай маҗаралары

...Кар бабай килеп кергәч, Кәримнең күзләре шар сыман булды.

...Кар бабай килеп кергәч, Кәримнең күзләре шар сыман булды. Кәрим аңа карап торды да күзен уа башлады, үзенең янында утырган сеңлесе дә гаҗәпләнде. Кәрим сеңлесенә :
— Син дә бу нәрсәне күрәсеңме? — ди.
— Әйе, абый, әллә без төш күрәбезме? Кая әле, абый, мине чеметеп кара әле. Ай, болай каты түгел инде, – диде Айсылу. 
Кар бабай озак карап тормыйча әйтә: 
— Исәнмесез, балалар, мин Кар бабай булам. Сез миннән курыкмагыз, мин бик яхшы Кар бабай. 
Кәрим белән Айсылу кар бабай белән бик озак сөйләштеләр, уйнадылар. Менә шулвакыт балалар ниндидер тавышлар ишетәләр һәм Кәрим, нинди тавыш икәнен бик тиз аңлап алып, Кар бабайга әйтә: 
— Тизрәк кач, әни кереп килә, — ди. Кар бабай малайга үзен балалар гына күрә алганын аңлатты. Шул вакытны Кәрим белән Айсылуны әниләре ашарга чакырды. Ашаганнан соң гаиләдәге бар кеше дә диван янына җыелды. Менә әтиләре диванга Кар бабай утырган җиргә ятты. Кәрим бу хәлне күреп, әтисенә әйтте: 
— Әти, мин анда бүген су түккән идем, Әле кибеп җитмәгәндер. Әтисе, бер сүз дә әйтмичә, үз бүлмәсенә кереп китте. Кар бабай бүлмә почмагыннан гына карап көлеп тора. Берзаман кар бабай басып тора торган җирдә су барлыкка килә башлады. Әниләре бу суны күргәч: 
— Нәрсә бу? – дип сорау бирә. Кәрим бер дә югалып калмыйча әйтеп куйды:
— Әни, мин урамнан кергән киемнәрне шунда киптерергә куйган идем. Үзе тиз генә чүпрәк алып килеп, идәнне сөртеп алды.
Кәрим бүлмәсенә кереп киткәч, аның артыннан Кар бабай керде.
– Кәрим, мин эри башлдым, миңа тышка чыгарга кирәк , – ди. – Ләкин мин куркам үзем генә урамда торырга, минем белән чыкмыйсызмы соң?
— Ярар, хәзер чыгам , – диде Кәрим.
Шулчак Кәримнең башына бер уй килә – Кар бабайга кардан өй төзергә. Ул Айсылуны да чакырып, бергә бик матур өй төзиләр. Кар бабай Кәрим белән Айсылуга әйтә икән:
— Рәхмәт сезгә, мин үз гомеремдә никадәр бала күрдем, берсе дә сезнең сыман ягымлы һәм акыллы түгел иде. 
Бу вакыттан бирле Кар бабай кышларын Кәримнәрнең ишегалдында яши торган булды.

Кәримуллин Әмир — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев