Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Кар бабай...

Кәрим башта югалып калды, чөнки аның мондый могҗизаны беренче тапкыр күрүе иде.

Бүген көн җылы. Кичәге буран бөтен җиргә кар тутырган. Бала-чага көне буе җепшек кардан төрле сыннар ясап рәхәтләнде. Кар бабай да, куян-бүре дә, башка мультфильм геройлары да калмады — барсын да ясадылар. Кәрим арып-талып, өйгә кайтып кергәндә көн кичкә авышкан иде. Әнисе ул яраткан итле токмач пешергән, тиз генә шуны ашады да, чәй әзер булганчы, диванга килеп утырды... Берзаман ишектән берәү килеп керде... Караса, бүген малайлар белән ясаган Кар бабай... 

Кәрим башта югалып калды, чөнки аның мондый могҗизаны беренче тапкыр күрүе иде. Аның күзләре акайды, авызы ничек ачылса, шул килеш катып калды. Алъяпкыч итәгенә кулларын сөртә-сөртә, аш бүлмәсенннән чыгып килүче әнисе, улын күреп шаккатты. Ул куркып, улын кочаклады: 
-    Улым, Камил, ни булды сиңа? Нишләдең? — диде. Ә Кәрим исә, куллары белән, 
әнисе артында басып торган Кар бабайга төртеп күрсәтте. Әнисе дә Кар бабайны күреп тынсыз калды, ләкин куркуын сиздермәскә тырышты. Тиз генә үзен кулга алып, елмаеп җибәрде:
-    И, күрми дә торам, кунак бар икән бит, каян килде икән безгә бу матур Кар бабай?- 
диде. Шуны гына көткәндәй, Кар бабай да телгә килде:
-    Мине бүген сезнең урам малайлары ясаган иде, берүземә күңелсез, Кәримне 
тәрәзәдән күрдем дә, кердем әле. 
Кәримгә дә җан кергән кебек булды, ул да өзек-өзек тавышлар белән:
-    Исәнме, Ка-арр ба-ба-ай! — диде.
Кар бабайга шул гына кирәк иде, лап-лоп атлап, өстендәге карларын коя-коя залдагы кәнәфигә килеп утырды. Әни кеше кунакка ярарга тырышып, бер алдына, бер артына йөгереп чыкты:
-    Ниме соң, Кар бабай, әле генә тәмле пәрәмәчләр пешергән идем, чәйләп алыйкмы 
соң әллә! — диде. 
Шулчак Кар бабай сикереп үк торды, кымшанган саен коелган кар кисәкләре идәнне ап-ак иттеләр. Ул Салават Фәтхетдинов тавышлары белән җыр сузып җибәрде: 
Өстәлдә ялгыз чынаяк
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм...
– Берәрне эчми булмас, чәйне мин бик яратам, әбием дә бик ярата иде. Яса булмаса, кызым, — диде. 
Әнисе аш бүлмәсенә кереп китте. Кәрим ялгызы гына Кар бабай янында калды, һаман ушына килә алмыйча, Кар бабайга карап торуын дәвам итте. 
-    Кара әле, энем, Кәрим димме соң, син ничәнче сыйныфта укыйсың ул? Бишлеләр 
куялармы соң? Теге татар телленнән алган «2»лене тәки әниеңә әйтмәдең, әйеме. 
Кәримнең болай да зур булып ачылган күзләре, тагын да зурайган кебек булды. 
Каян белә инде бу минем «2»ле турында. Ышансаң, мәктәптә Ильяс белән сугышканны да беләдер әле. 
-    Әйе, беләм, Кәрим, сугышканыңны да беләм, күп әйберне әниеңә сөйләмисең шул, 
борчыйсың килмидер инде. Чын егет син Кәрим, әниләрне шулай яратырга кирәк аларны, алар бик тә акыллы һәм кирәкле кешеләр. Әйдә, киттек чәй эчәргә, әнә әниең дәшә бугай,- дип, Кар бабай Кәримне җитәкләп, аш бүлмәсенә алып кереп китте. Аның артыннан коелган кар идәнгә ак тасма җәйде.
-    Ягез, рәхим итеп утырыгыз, тәмләп чәйләп алыйк. 
Кар бабай чәйне сөйләшмичә генә эчте, кайнар чәйне эчкән саен, озын итеп 
«өөөөф, өөөөөф» дип куйды. Аны күз дә алмыйча күзәтеп утырган Кәрим, минем әти кебек кылана бу, дип уйлап куйды. Кар бабай ашап туйгач, рәхмәт әйтеп, өстәл артыннан кузгалды: 
-    Китәм инде мин, эчемдәге маем эри башлады бугай, тыштагы кар да эресә, эшләр Харап, — дип, тиз генә саубуллашып өйдән чыгып китте. 
Әнисе белән Кәрим бер-берсенә карашып, Кар бабайга «Саубул» да әйтә алмый 
калдылар. Шулчак ишектәге кыңгырау тавышы аларны тагын сискәндереп җибәрде. Әнисе ишек тоткасына килеп тотынуга, өйгә елмаеп әтиләре килеп керде:
-    Хәерле кичләр, минем кадерлеләрем. Менә мин дә эштән кайттым. Нишләп йөзегез 
качкан, ни булды? — диде. 
Ни Кәрим, ни әнисе сүз әйтә алмыйча, һаман карап тора бирделәр. 

Мөслим гимназиясенең 3в сыйныфы укучысы Илдан Муллагалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев