Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Юл — дустым

«Юл һәм мин» бәйгесенә килгән шигырь.

Юл белән дус булырга 
Тырышам мин һәрвакыт:
Иминлегем кадерле бит,
Юлда уза күп вакыт.

Мәктәпкә барам Юл белән,
Кайтканда да Юл аша:
Юлның сул ягыннан барам —
Машина каршы барса.

Юлны аркылы чыкканда,
Сулга карыйм мин башта.
Уң якта да чиста булса,
Тәпилимен Юл аша.

Светофорлар юк шул бездә,
Авылда мин яшимен.
Әгәр булса, көтәр идем
Ут янганын, яшелен.

Зебра аша гына бик сак
Үтәр идем юллардан...
Машина юлына чыгып, 
Юк, юк инде, уйнамам!

Рәхәт икән Юл дус булгач,
Иминлегең саклаучы:
Сине озатып куючы
Һәм дә каршы алучы!

Сезгә, кадерле дусларым,
Килә шуны әйтәсе:
Иминлекне саклау өчен,
Юл кагыйдәсен үтисе!

Фирүзә Халикова, Әтнә районы Түбән Көек мәктәбе, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев