Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Исән-имин йөрегез!

«Юл һәм мин» бәйгесенә Аделина Макарова шигыре.

Исән-имин йөрегез!
Юл йөрү кагыйдәләрен
Барысын да беләм мин.
Кечкенәдән үк танышлар,
Без бит дуслар — юл һәм мин.

Юлда ниләр ярамый?
Уйнарга, йөгерергә,
Этешергә, төртешергә,
Самокатта йөрергә.

Юлны аркылы чыкканда,
Уңга, сулга карыйбыз.
Әгәр булса светофор,
Цифрларны саныйбыз.

Светофор ул өч төсле — 
Кызыл, сары һәм яшел.
Төсләр нәрсә аңлата — 
Моны белә бар кеше.

Кызыл төс: «Ярамый», ди.
Сары әйтә: «Әзерлек!»
Яшел төстә юллар ачык,
Ләкин бул син түземле. 

Сез дә, дуслар, юлда йөрү
Тәртипләрен белегез!
Кагыйдәләр көн дә кирәк,
Исән-имин йөрегез!

Аделина Макарова, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәге, «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев