Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Җиңү «тәме»

Айдар: «Көтүне үзем көтәм», диеп теләк белдерде. Әби моңа сөенде генә инде.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, абыеңа иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы
белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Барысы да гадәттәгечә барган булыр иде, әгәр бер вакыйга килеп чыкмаса...

Иртәгә сарык көтүе чираты Айдарның әбиләрендә иде. Башка вакытта көтүне Айдарның абыйсы көтә иде, ләкин ул кәефсезләнеп тора. «Инде нишләрбез», дип баш ватканда, Айдар: «Көтүне үзем көтәм», диеп теләк белдерде. Әби моңа сөенде генә инде, ә абыйсы «Булдыра алырсыңмы икән?» дигән сыман мыек астыннан көлеп куйды. «Кемгә ничектер, минем күк малайга көтү көтүнең берние юк аның», дип Айдар күкрәген какты.
Иртән кояш калыкканчы ук йокыдан уянуы гына авыр булды Айдарга. Ләкин әйткәнне үтәргә ияләнгән малай, тиз генә юынып, бер чәйләп алгач, үзе белән Акбайны ияртеп, юлга кузгалды.

Сарыклар авылдан чыгып тау сыртына менүгә, такыр диярлек җирне кимерергә керештеләр, иртәнге салкында баш күтәрми рәхәтләнеп ашыйлар, таралып та йөрмиләр, качып та китмиләр. Көтүче Айдарга — тик кенә торасы диярлек. Сарык тәртипле, түзем мал бит ул. Көтүгә үлән ашарга дип чыккан икән, нигә аңа чабулап йөрергә? 

Сарыклар җаена әкренләп күчә-күчә, эш юктан гына чыбыркы шартлаткалап, шулай көтү янында торганда, бервакытны Айдар ни күрсә — бер сарык, бәрәннәрен ияртеп, көтүдән аерылып чыккан да, туп-туры аңа таба карап торалар. «Боларга ни кирәк икән дип?», дип аптырады Айдар. Әйбәтләбрәк караса — әбисенең сарыклары икән, ләбаса. Күрәсең, Айдарны таныганнар да, шуңа күрә, үз итеп карап торалар. 

Сарыкларның шулай үз кеше итеп тануларына күңеле булып китте Айдарның. «Сарыклар! Мә! Тәч-тәч-тәч!», дип чакыра башлады ул аларны. Чакыру җитә калды, сарыклар Айдарның алдына ук килеп бастылар. Башларыннан сыйпап бераз иркәләгәч: «Я, булды, барыгыз, үлән ашагыз», дип, көтүгә кайтырга кушты Айдар. Ләкин сарыклар китәргә ашыкмадылар. «Безгә тәм-том тәтеми мени?», дип уйлаганнары әллә каян күренеп тора боларның.

Айдар сумкасыннан алып сарыкларга берәр кисәк ипи каптырып чыкты. Ипи кисәгенә генә риза булмыйча, әбисе «ач йөрмә», дип тыккан барлык ризыкларны татып чыкты сарык дигәннәрең. Менә шулай, бөтен тәм-томнарны ашап бетергәч, «бетте, бүтән юк», дип җибәргәч кенә, алар борылып көтүгә таба киттеләр. Көн тәмамланганчы тамакларын тәмам туйдырып калырга тырышып үлән утлаучы башка сарыкларга барып кушылдылар.
Көн кичкә авышты. Инде көтүнең кайтыр вакыты да җитте. Айдарның эчендә «бүреләр улый» башлаган иде инде. Аның тизрәк кайтып әбисенең җылы ризыгын ашыйсы килә...
Сарык көтүе авылга кергәч, Айдарның эченә җылы йөгерде. Менә биш-алты өйдән соң әбисенең өе. Айдар ач тамагын тук итәр...тик... Татлы уйларыннан Айдарны күрше карчыгы Кәдриянең: «Сәхибләрнең олы үгезе ычкынгааааан! Эш хараааап! Юлында бар нәрсәне кырааа!», дип әсәрләнеп кычкыруы уятып җибәрде.

Әз дә үтмәде, Айдар артына борылып каравы булды, Сәхиб абыйларның үгезе дәү гәүдәсен як-якка чайкап нәкъ Айдарның өстенә килә иде. Җитмәвенә, Айдарның өстенә кигән футболкасы да янып тора торган кызыл төстә иде, чукынчык! Үгезнең мәгърур тавышы тирә-юньне яңгыратты «М-м-м...». Шулкадәр дәһшәтле ул үзе! Кот очарлык! Юан муенындагы калын чылбырларын шалтыр-шолтыр китереп, авыр, итләч гәүдәсен тибрәтеп чабуын белә. 
Айдар аңына килгәндә, бәйрәмгә җыенган кызлардай, төрле төстәге тасмалы бөдрә йонлы сарыклар, төрлесе төрле якка таралашып качып беткәннәр иде инде. Бөтен урам шым булган. Койрык чәнчеп, хуҗа булып урам буйлап арлы-бирле йөренеп торган Акбайның да мизгел эчендә эзләре суынган. Гүя ил өстенә афәт төшә мени... Капкалар ябылып — бикләнгән. Авыл халкы кай арада кереп качарга өлгергәндер...Урамдагы кош-кортка да урын калмаган. Тавыклар, кытаклый — кытаклый, тишек — ярыкка качып беткәннәр. 
Айдар кайда качырга икән, дип як — ягына каранып алды да, икедә уйламыйча, күрше Тимершәех абыйларның бакча башындагы яңа гына биек итеп өеп куйган тиресенә «кереп чумды». Менә үгез тирес янына килеп, башын югары күтәреп бер болгап алды да, эчке тавыш белән генә иңрәп куйды. Ул кыска юан алгы аяклары белән җирне тырмап, мөгезләре белән чирәмне актара башлады. Яшел чирәм, кәс-кәс булып, һавага очты...
Айдар ишетеп ята, капка артында кешеләр пыш-пыш сөйләшә «Ни кылана, күр! Аһ, мәлгунь! Харап итә Айдарны!» Ул да булмады котырган үгез янындагы рәшәткәләрне җимерергә тотынды «М-м-м...»

Ду кубарып бөтен урамны мөгез очында уйнаткан юан, кыска муенлы чем-кара үгезне тирес арасыннан карап торган Айдарның хәлен аңлыйсызмы сез? Юк, аңламыйсыз... Тирләгән учларын йомарлап, суламаска тырышып, тирес эчендә җиргә тәмам сеңеп беткән иде Айдар. Тирес эчендә кинәт тынчу булып китте. Күкрәк тутырып сулыйсы килә башлады Айдарның. Һава җитми...Инде ашау да онытылган иде. «Бәла-казалардан саклый», дип әбисе өйрәткән догаларын искә төшереп, Айдар иреннәрен кыймылдатты.

Инде айлар, еллар үткән кебек тоелды, тик үгез генә китәргә уйламый иде. Айдар үзен очып барганда үрмәкүч оясына килеп эләккән чебен кебек хис итте...Үгез эчке иңрәү белән генә янә мөгерәп куйды «М-м-м...»

Күпме үткәндер вакыт дигәнең, юан, кыска аяклары белән җирне казый-казый, үгез, юлында очраган һәр нәрсәне ишеп, алар өстеннән сансыз атлап, мөгезләрен бутый-бутый, ары китеп барды. 

Дәһшәтле берничә минутлык тынлыктан соң авыл әкренләп хәрәкәткә килә башлады. Аннан урамда күршеләр күренде. Үгез артыннан урам ватык-сыныкларны җыя башладылар... Капкадан Акбайны ияртеп сукрана-сукрана Айдарның әбисе чыкты «һай, кайларда гына инде бу бала...». «Мин монда, әби!», дип кычкырып җибәрде Айдар шатлыгыннан. 

...Айдарны абыйсы тирес арасыннан чак казып чыгарды. Аның карарлык җире юк иде. «Үгез кадәр үгезне җиңдем бит!» дип эченнән генә тантана итте Айдар. Әйе шул, бөтен кеше дә шул ачы исле тирес эченә керергә батырчылык итә алмаган булыр иде, минемчә.
Айдарның күңелсез генә башланып киткән каникуллары, шактый гына «күңелле» дәвам иттеләр...

Тимергалиева Лиана, Саба урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев