Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Яңа ел могҗизасы

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Бүген көн җылы. Кичәге буран бөтен җиргә кар тутырган. Бала-чага көне буе җепшек кардан төрле сыннар ясап рәхәтләнде. Кар бабай да, куян-бүре дә, башка мультфильм геройлары да калмады — барсын да ясадылар. Кәрим арып-талып, өйгә кайтып кергәндә көн кичкә авышкан иде. Әнисе ул яраткан итле токмач пешергән, тиз генә шуны ашады да, чәй әзер булганчы, диванга килеп утырды... Берзаман ишектән берәү килеп керде... Караса, бүген малайлар белән ясаган Кар бабай... Кәрим башта курыкты, аннан шатланды. Кар бабай малайга әйтә: 
— Сәлам, Кәрим, булыш әле миңа, минем Күкри бабай буласым килми, — дигән. 
— Нигә алай дисең, Кар бабай?
— Тышта җылы бит, мин эри башладым, иртәнгә суга әйләнеп Күкри бабай булырмын инде, — дип елап җибәргән.

Кәрим уйлады-уйлады да җаен тапты, ул Кар бабайны үзләренең зур суыткычларына яшәргә кертте. Суыклар башланып кыш җиткәнче Кар бабай Кәримнәрдә яшәде, эреп бетмәде. 

Ә беркөнне Кәрим аны ишегалдына чыгарып куйды, янына күңелсезләнеп утырмасын дип Кар кызы да ясап куйды. Шулвакыт Кар бабай телгә килеп Кәримгә болай диде: 
— Рәхмәт сиңа, Кәрим, мине коткарган өчен. Синең Кыш Бабайга хат язганыңңы беләм һәм ул хатны мин аңа үзем тапшырам, — ди.

Яңа ел төнендә Кәрим янына чын Кыш Бабай килде һәм аның сораган бүләген — зур уенчык машина алып килгән иде. Кәрим шундый сөенде, шундый сөенде. Ә ишегалдында Кар бабай аңа күз кысып утыра иде. 


Хузятова Алинә, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев