Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Файдалы яллар

«Дәвам итәбез» бәйгесенә 84нче лицей укучысы Гарипова Әдиләдән килгән иҗади эш.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Икенче көнне Айдар моӊсуланып чишмәгә таба юл тотты. Бәләкәй эте Акбай да аңа иярде. Айдар бик тә табигатьнеӊ ямен күрергә тырышты: күктәге кояш, аӊа елмаеп, җылысын бүләк итә, кошлар чут-чут сайрый, күлдә чуар үрдәкләр йөзә. Матур! Ләкин нәрсәдер җитми инде менә. Аңлашыла ки, бар дуслары да шәһәрдә калды бит... 

Шулай чиләкләрен тотып, малай һәм сикергәләп шаярудан туктамаган эт баласы бергә-бергә атладылар.

Шулчак Айдарныӊ күз алдында бер куак селкенеп китте шикелле. Акбай да моны күреп, тынып калды, аяк артына посты. Малай моны җил генә дип уйлады. Ләкин бераздан бу куак басып торган урыныннан икенче җиргә күчеп утырды. Нәрсә бу? Нинди җан иясе Айдарныӊ күзенә күренә? Әллә берәрсе шаярта микән? Юк, шаяруга охшамаган бу һич тә! Кем иртә таӊнан Айдар һәм Акбайдан башка чишмәгә төшеп йөрер? «Нәрсә икәнлеген төгәл белергә», ‒ дип уйлады Айдар.

Чиләкләрен хәтфә чирәмгә куеп, ул сак кына зур яшел зат артыннан атлап китте, Акбай да хуҗасы артыннан калмады. Эчтә курку хисе, ләкин кызыксыну көчлерәк бит! 

«Эх, ничек аны куркытмаска икән?» ‒ дип уйлап кына бетергән иде Айдар, шулчак Акбай өрә-өрә җанлы агач артыннан йөгерергә тотынды. Тегесе куркуыннан хәрәкәтсез туктап калды.

Айдар да шып туктады, һәм тавышка килеп:
‒ Курыкмагыз, без сезне рәнҗетмәбез, ‒ дип вәгъдә бирде. — Кем сез? 
Яшел зат аларга таба борылды да ипләп кенә татарча исәнләште. Ул аларга озаклап үзенеӊ урман сакчысы булуы турында сөйләде. Айдар аны зур кызыксыну белән тыӊлады.
‒ Ә нигә сез кешеләрдән качасыз? — дип сорады Айдар.

‒ Соӊгы елларда кешеләр мине җен дип әйтә башладылар. Мин аларныӊ һәр яман адымыннан урманны сакларга тырышам. Табигатьне рәнҗетергә ярамый икәнен җиткерергә телим. Ә алар! Миннән тик көлеп кенә йөриләр. Интернет дигән нәрсәгә дә мине мыскыллап төшереп куйдылар... Бик кыен миңа шулай яшәве.

‒ Борчылмагыз! Сезнеӊ күӊелегез чиста ниятле булгач, сез берни дә югалтмыйсыз. Мин сезгә урманны саклауда булышырмын. Бергә без аңламаган кешеләргә дөрес аңлату эще алып барырбыз! — дип юатырга тырышты Айдар урман сакчысын. Аныӊ бу затка бик тә булышасы килде.

‒ Рәхмәт сиӊа, Айдар. Синеӊ кебекләр җирдә күбрәк булса иде! — дип җавап бирде хәзер бер дә куркыныч кебек тоелмаган серле зат.

Шулай итеп, Айдар үз ялын бик күӊелле үткәрде. Әбисенә булышуныӊ тәмен белде. Ә иӊ мөһиме: урман алачыгын чүп-чардан арындырды, шәһәргә кайткач, интернетта урнаштыру өчен бик күп матур фотолар ясады, кызыклы язмалар әзерләде. Димәк, тереклекне саклауга үз өлешен кертте ул.

Гарипова Әдилә Рәнис кызы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицейның 9нчы А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев