Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Дуслар

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Бүген көн җылы. Кичәге буран бөтен җиргә кар тутырган. Бала-чага көне буе җепшек кардан төрле сыннар ясап рәхәтләнде. Кар бабай да, куян-бүре дә, башка мультфильм геройлары да калмады — барсын да ясадылар. Кәрим арып-талып, өйгә кайтып кергәндә көн кичкә авышкан иде. Әнисе ул яраткан итле токмач пешергән, тиз генә шуны ашады да, чәй әзер булганчы, диванга килеп утырды... Берзаман ишектән берәү килеп керде... Караса, бүген малайлар белән ясаган Кар бабай...

Кар бабай еш-еш сулый, үзе бик ашыга иде:
-    Кәрим, Кәрим, дим, әйдә әле тизрәк урамга. Тиз киен, әйдә....
Аптырап калган Кәрим, шаккатып, гел телсез калды. Сихерләнгән кеше кебек, кием шкафыннан пәлтәсен алып, җитез генә киенде дә, Кар бабай арыннан ашыкты. Кәрим чит кешеләргә ияреп китәргә ярамагын белсә дә, чарасызлыктан Кар бабай артыннан калышмаска тырышты. Кар бабай исә, абына-сөртенә малайлар көндез уйнаган җиргә җиткәч, туктап калды.
-    Кәрим, ачуланма мине, алар мине тыңламадылар, күпме генә әйтсәм дә, урманда безгә рәхәтрәк булачак дип, шунда качтылар.
Кәрим дә ушына килгәндәй булды, ул тиз генә тирә-якны караштырып чыкты. Чыннан да Кар бабайга ямансу булмасын дип ясаган куян сыны белән тиен сыны юкка чыккан иде. 
-    Нишлибез инде хәзер, каян аларны эзләргә микән дип, — борчылды Кар 
бабай.
-    Ярар борчылма, табылырлар, барыбер кире кайтырлар алар. Миңа әбием: «Мал ашаган җиренә кайта ул» — ди торган иде. 
Кәрим телефонын алып ватцапта берничә чатка «Югалган куян белән тиенне табарга булышыгыз, зинһар!» дип хәбәр салды. Хәбәр тиз арада таралып, куян белән тиенне күрүләрен, бераздан табуларын яздылар. Озак та тормыйча, күрше урам малайлары, куян белән тиенне җитәкләп килеп тә җиттеләр. Шул вакытта Кар бабайның сөенүләре эченә сыймады, ул шатлыгыннан биеп үк алды. Кәримгә, аның дусларына зур рәхмәтләрен җиткереп, дуслары белән уйнарга кереште. 

Малайлар исә, дусларның кирәклеге турында әңгәмә корып, читтән генә аларны күзәтеп тордылар.

Мөслим гимназиясенең 3в сыйныфы укучысы Тимур Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев