Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

«Дәвам итәбез» бәйгесенә

Апас районы Биеш урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Зилә Гыймадиева язган иҗади эш.

Кәрим диванга килеп утырды... Берзаман ишектән берәү килеп керде... Караса, бүген малайлар белән ясаган Кар бабай... 

Ишектән керү белән өйдәгеләргә елмаеп сәлам бирде, кулындагы таягын мич янына сөяп куйды. Әнием Кар бабайны кыстый-кыстый өстәл артына утыртты. Без кунакка кергән кешене чәй эчермичә чыгармыйбыз шул. Бездә шундый гадәт, ди әнием. 

Өегез дә балкып тора, үзегез дә бик кунакчыл икәнсез. Татарларны кунакчыл халык дип ишеткән идем шул. Мондый тәмле өстәл яныннан сыйланмыйча чыгып булмый инде, диде Кар бабай. Тәмләп чәй эчәргә тотынды. Ә мин читтән генә күзәтеп торам. Кинәт башындагы бүреге, кулындагы бияләйләре күзгә күренеп юкка чыкты. Үзе дә селкенеп куйды. Кызууу икән сездә- диде дә, бер якка таба ава башлады. Шулвакыт урындыктан авып төшмәсен тагын дип, мин кулымны аңа таба суздым, Ә ул миңа таба ава, кулыма тотына. Ә кулы шундый йомшак, җылы. Күземне ачсам, әнием минем кулымнан тота. Әйдә кызым, чәй әзер, ди. 

Кинәт сикереп тордым да, тәрәзәгә күз ташладым. Без дуслар белән ясаган Кар бабай урамда башка сыннар янында басып тора иде. Мин урындыкта утырган килеш төш күргәнмен икән бит. Миңа кызык та, рәхәт тә булып китте. 

Апас районы Биеш урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Зилә Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев