Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Авыл маҗаралары

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...

Айдар моңсуланып калды, эче пошып тәрәзә янына барып утырды.
Күңелсез генә утырганда тәрәзә янына бер кошчык килеп кунды. Ул кечкенә генә томшыклары белән тәрәзәгә шакый башлады. Айдар теләр-теләмәс кенә кошчыкка күтәрелеп карады. Ә кошчык исә һаман сикергәли-сикергәли тәрәзә кырлап йөренә бирде. 
-    Нәрсә, чыгарга кушасыңмы, чыкмыйм, анда күңелсез. Бердән кызу, икенчедән әллә нинди черкиләр, чебеннәр, кортлар оча. Болай да килгән ачуны, тагын да ныграк китереп, ишегалды тулып, тавык-чебешләре йөри. Әйтмә, чакырма да, чыкмыйм. 

Шулвакыт чыпчык, Айдарны үртәгәндәй тагын да ныграк итеп, тәрәзәне шакыгандай итте. Малай түзмәде, сикереп торды да, урамга чыгып китте. 

Ишектән чыгу белән ул җирдән шуышып баручы бик матур күбәләк кортын күрде. Айдарга бу корт кызык булып китте, ул иелеп аны күзәтә башлады. Моның өе кая икән, әти-әнисе кайда яши икән? дип, кортның артыннан әкрен генә үрмәләп китте. Корт чәчәк түтәленә килеп җитте дә, үлән яфрагына менеп утырып, тәмләп яфрак кимерә башлады.

Айдар үләннәр арасыннан сикереп чыккан бакадан куркып ук китте. Баканы күзәтүе кызык тоелды Айдарга. Аннан ишегалдында кукраеп, хуҗа булып йөргән әтәч белән «көрәшеп» алырга туры килде. Аннан соң Акбай белән су буеннан үрдәкләрне йөртеп алып кайттылар. Бераздан көтүдән сарыклар, аннан кәҗә кайтты.

Әбисе белән сөйләшә-сөйләшә көтү каршылады Айдар. Иң кызыгы: бакчада яшелчәләргә су сибү булды. Шлангтан сиптергән су белән Айдар башта яшелчә, җиләкләрне коендырды, ә аннан соң, рәхәтләнеп үзе су сиптереп уйнады. Лыч суга батып бетте ул. Аның йөзендәге шат елмаюны күргәч, ямь тапмыйча йөргән оныгының мәш килеп ихатада кайнашуына әбисе дә сөенде.

Шулай итеп беренче көн маҗаралар белән үтеп тә китте. Җылы кәҗә сөте белән күмәч ашагач, Айдар урынга килеп ятты. Күзен дә йомарга өлгермәде, изрәп йокыга китте. Ә төшендә тагын да кызыклырак авыл маҗаралары күрде ул...

Мөслим гимназиясенең 3в сыйныфы укучысы Ринас Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев