Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Ашыккан — ашка пешкән

«Юл һәм мин» бәйгесенә килгән иҗади эш.

Былтыр җәй көне булды бу хәл. Мин аны беркайчан да онытмам.

Казан шәһәре. Җәйге каникул. Кояш елмая. «Әйдә, урамга чык. Ятма өйдә», — дип эндәшә ул миңа гүя.

Велигымны алдым да урамга ашыктым. Җилдән дә җитез үзем. Яшен тизлегендә парк яныннан да узып киттем. Оһо, яшел ут яна. Тиз генә юл аша чыгыйм әле.

Велосипед юлыннан җилдертәм генә. Урра! Зебра аша күз ачып йомганчы чыгарга өлгердем. Чыгып та җиттем, бер апа мине эләктереп тә алды. Аһ, юл хәрәкәте иминлеге инспекторы!!! Юл йөрү кагыйдәләрен бозмадым бит, дип әйтмәкче идем... Әниемнең көн саен кабатлый торган сүзләре шалт итеп исемә килеп төште: юл аша чыкканда, велосипедыңнан төшәргә онытма! Җилләр белән узыша торгач, иң мөһим кагыйдә хәтердән чыгып очкан...

Мине инспектор апа үзе белән алып китте. Әниемне дә чакырып китерделәр. Безгә шелтә белдерделәр һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә куштылыр.

Инспектор апа каршында да, әнием алдында да бик оят булды. Олы сабак алдым бу хәлдән. Ашыккан — ашка пешкән. Шуннан бирле энем белән сеңлемә дә юл йөрү тәртибен өйрәтәм, игътибарлы булырга кушам.

Кәрим Нигъмәтуллин, Казан шәһәре, 171нче мәктәп, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев