Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Әбием ризыклары

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап,аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне уздырырсың.

Җәйге каникулларны ул һәрвакыт авылда үткәрә. Бу юлы Айдар алдан ук каникулларны файдалы итеп үткәрергә булды. Ул бит инде хәзер зур. Иң беренче дәү әнисе белән эш тәртибен төзеп куйды: иртән йоклаган урыннарны җыярга, чәй өстәлен әзерләргә, савыт-саба юарга, өйне җыештырырга, аннан соң гына уйнарга. Авылда эш күп, әбисе әйтмешли, тавык та чүпләп бетерерлек түгел.

Тавык дигәннән, әбисенең тавыклары да бар. Айдар аларны карарга да булыша, йомыркаларын җыеп алып керә. Йомырканы бик тәмле итеп кыздыра да белә. Әбисе мактап та ала, бик тәмле булган, телеңне йотарлык ди. Әбисе үзе дә бик тәмле ризыклар пешерә. Бигрәк тә өчпочмагы, коймагы телеңне йотарлык була. Айдар әбисенә рәхмәтләр әйтә-әйтә ашый. Ә кайвакыт эндәшми генә ашыйлар. Әллә телләрен йоттылар дип куркып та куясың. Мондый вакытлар бик сирәк була, әбисенең оныгына үпкәләгән чагында гына. Башка вакытларда әбисенең сүзе бетми.

Авылдан ерак түгел зур күл бар. Айдар анда дуслары белән су коенырга йөри. Кайвакытта караңгылангач кына кайтып керә. Менә шул вакытларда әбисеннән эләгә дә инде. Авылда ял итү бик рәхәт шул. Саф һава, тыныч, ыгы-зыгы юк.

Менә шәһәргә китәр вакыт та җитте. Дәү әнисе аны тагын авылга ял итәргә чакырып калды.

Данияр Фәһимов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев