Көмеш кыңгырау

Мәдәни квест. Беренче атнага нәтиҗә ясыйбыз.

Мәдәни квестта рәссам Рушан Шәмсетдинов картиналары бирелгән иде.

Беренче булып дөрес җавапны Айсылу исемле катнашучыбыз 29 июль көнне 16:47 сәгатьтә язып калдырган:

Рәссам Рушан Шәмсетдинов хезмәтләре бирелгән.

1 нче картина - "Камыр батыр",

2 нче картина - "Кешенең файдалы эшләре җирдә кала", 

3 нче картина "Икмәкне хөрмәтләгез!",

4 нче - Олуг Мөхәммәд хан,

5 нче - Ана бәхете,

6 нчы - Оранжерея,

7 нче - Сафа-Гәрәй хан,

8 нче - Чурай батыр,

9 нчы - Автопортрет, 

10 нчы - Язучы Аяз Гыйләҗев портреты,

11 нче картина - А.Барто, "Уенчыклар".

Җиңүчене чын күңелебездән тәбрик итәбез!

Рәссам Рушан Шәмсетдинов иҗаты турында кыскача белешмә.

Илебез мәдәниятендә Рушан Шәмсетдинов иҗаты чорыбызның якты күренеше булып тора.

Рәссам буларак ул, татар халкының үткәне һәм хәзергесе белән генә чикләнмичә, «төрки дөнья» төшенчәсе колачлаган барлык халыкларның мәдәни-тарихи эволюциясе мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Сәнгатьнең ретроспектив юнәлеше Р.Шәмсетдиновны үзенә җәлеп итә. Бер үк вакытта белгеч сыйфатында рәссам мәҗүси һәм мөселман мәдәниятенең борынгы катламнарына үтеп керә, тарихи­лыкны яңача аңлаткан һәм бәян иткән әсәрләр тудыра.

Рәссамның сәнгати дәрте һәрвакыт шигъри сәләт белән бәйле. Ул шагыйрь кебек иҗат итә. Әсәрләре аның бетмәс-төкәнмәс эзләнүләрен һәм табышларын чагылдыра: аларда сурәтләү һәм шигъ­рият бер-берсен тулыландыралар.

Иҗатының әлеге сыйфатлары «Идегәй» дастаны, Кол Галинең «Йосыф китабы», «Биш батыр» җыентыгы кебек җәүһәрләргә карата ясалган рәсемнәрдә, «Мөсел­ман бәйрәмнәре», «Болгар ханнары», «Алтын Урда ханнары», «Казан ханнары», «Шагыйрьләребез», «Каһарман бабалар» китапларында ачык күренә.

Рушан Шәмсетдинов әсәрләре белән танышу ул — һәрвакыт яңалык, гадәти булмаган дөнья белән очрашу. Әлеге гаҗәеп серле дөньяның каһарманнары гасырлар аша безгә эндәшәләр, газиз Идел-йортка дан җырлыйлар, аның язмышы өчен борчылалар. Аларга ияреп без дала-кырларга чыгабыз, урманнарга керәбез, дөрләп янган калаларның урамнарыннан узабыз, шәһит киткән бабаларыбызның җәсәдләрен күреп тетрәнәбез. Рәссам талантының сихри көче безне чал тарихка алып керә, төрле дәверләрдә булып узган шанлы-фаҗигале вакыйгаларның шаһиты итә. Аның рәсемнәренең күбесе турыдан-туры, ягъни эскизсыз эшләнгән. Һәм бу табигый дә. Чөнки Р.Шәмсетдинов аерым бер чорны, шәхесне гәүдәләндергәнче, үзе сайлаган дәвердә «яшәп ала». Моның өчен ул җитди фәнни эзләнүләр буларак бәяләнерлек махсус тикшеренүләр уздыра, чыганакларны өйрәнә, тарихи әдәбиятка мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле, чынбарлыкны дөрес чагылдырган әсәрләр туа, халкыбызның тарихи язмышына бәйле образлар барлыкка килә.

ХАРИС ЯКУПОВ,

СССРның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенец хакыйкый әгъзасы, СССР, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре лауреаты.

Фото: http://tatarafisha.ru сайтыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: