Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әдәби квест. Өченче атнага бирем.

Әдәби квестыбызның өченче атнасын танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиевага багышлыйбыз.

1. Айгөл Әхмәтгалиева Актаныш районының Качкын авылында туган, балачагы Иске Сәфәр авылында үткән. 

2. Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы, көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган.

3. 9 китап авторы.

4. «Ак чәчәкләр» җырының сүзләрен язган.

5. «Җылы эзли җаннар» фильмының авторы.

6. Балачагыннан бирле китап укырга ярата.

7. «Мәйдан» журналында җаваплы секретарь булып эшли.

8. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ул бит кичә иде...» комедиясен беренче башлап Оренбург дәүләт театры сәхнәдә куя.

9. Бер улы, ике кызы бар.

10. Татар халкының беренче артисткасы Сәхипҗамал Волжская турында «Туташ» дигән роман язган.

 

Шушы фактларның кайсы дөп-дөрес, кайсында төгәлсезлек бар икәнен билгеләргә кирәк.

 

Иң беренче дөрес җавапны биргән кешегә бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: балалар өчен китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты.

 

Бары тик http://chelny-rt.ru сайтында калдырылган җаваплар гына кабул ителә! Комментарий янына исем-фамилиягезне дә күрсәтергә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сафина Лариса. 1юк, киресенчэ. 9 юк, ике баласы бар (улы, кызы), калган белешмэлэр дорес дип уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      1 юк 9 юк 3 юк Шарафутдинова алсинэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        1 юк 3юк 9юк

        • аватар Без имени

          0

          0

          1 нче фактта хата (Иске Сәфәрдә туган, Качкын авылында үскән); 7 нче факт хаталы ("Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли һәм «Ислам нуры» дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире дип беләм); 9 нчы факт хаталы ( ике баласы бар: улы Марат, кызы Лилия) - Айсылу

          • аватар Без имени

            0

            0

            1. Юк, (Иске Сәфәрдә туганмын, балачагым Качкында үтте) 2. Әйе 3.әйе 4. Әйе, О.Усманов көе 5. әйе 6. әйе 7. юк, Айгөл Әхмәтгалиева, "Казан утлары" журналында проза бүлеге мөхәррире 8.әйе 9. юк, улы Марат, кызы Лилия 10. әйе

            Теги: әдәби квест