Зимфира Исламова автор яңалыклары
-
Шөкәтсез каз бәбкәсе
(Ханс Кристиан Андерсенга ияреп). Борын-борын заманда да, үткән гасырда да түгел, үзебезнең чорда ямь-яшел чирәмле бер ишегалдында булган ди бу хәл. Кар эреп, көннәр җылына башлау белән ана каз сигез йомырка салган да бәбкә чыгарырга утырган. Бу йортта бик шук малай яши икән. Ул иртән иртүк кояш нурларына тотынып уяна да көннәр буе яланда чаба, су буйларын урый, агач башларына үрмәли икән. Бервакыт камышлы күл буйлап атлаганда ул буш ояга тап булган. Ояда бердән-бер йомырка ята икән. Малай күп уйлап тормаган, йомырканы алган да өенә чапкан. Кайткач, беркем күрмәгәндә, аны каз оясына салып куйган.
-
Матурлык сере (парча)
...“Син көлгәндә чишмә чылтырый!” – диде Ул бүген. Көлүемнән туктап, мин Аңа борылып карадым: күзләрендә йолдызлар бии, ә йөзе кояштай балкый иде. Шунда мин гүя кошка әйләндем – карлыгач булып Аның күңел күгендә очтым, аккош булып карашының нурларында коендым, тургай булып керфекләрендә канат кагындым... Мин бәхетле, бик-бик бәхетле!