Алмаз Гыймадиев автор яңалыклары
-
Үч (Алмаз Гыймадиев)
Бу язманы безгә Ренат исемле малай җибәргән. Гап-гади хикәя инде. Башта укып чыгыгыз әле, хикмәтен соңыннан әйтербез.
-
Чыңгыз һәм дуңгыз
– Тагын дуңгызга әйләнгәнсең! Кара ул ыштаныңны, нинди төстә икәнен дә аерырлык түгел! Ә башлыгыңны нишләттең? Нәрсә, футбол тубы урынына типтегез мәллә аны? Дуңгыз!..
-
Карак
Гәрәй картны көтмәгәндә директорга чакырдылар. Нәрсә өчен? Алла белсен!
-
Әби һәм “контакт”
– Әби! Әби дим! Әбекәй! Әйдә, сине дә “Вконтакте”га кертәбез! Оныгының чәрелдек тавышын ишетеп, Маһибәдәр әби олы якка башын тыкты. Шул арада Диана “черт” иттереп, аны фотога төшерергә өлгерде. Әбисенең бер якка кыйшайган яулыгына, тешсез авызына карап, көлүдән чак тыелып, кыз соравын кабатлады: – Әби, “контакт”та “страничка”ңны булдырабыз, син ризамы?
-
"Исәнме, япон малае!"
Япон малае! Сорауларыңа җавап бирәм. 1) “Сто песят” ул зу-ур трактор. 2) Балчык эләккәч тән авыртса да, башкаларныкы авыртканын күрү рәхәт. 3) Авылда туңдырма сатсалар, кызларга бирмәс идек әле – үзебез ашар идек. Аларны җиргә егу гына аз, хезмәт укытучысы Хафиз абый ачуланмаса, вабще, муеннарына балчык тутырыр идек әле ул әләкчеләрнең. 4) Чөгендер апкайтуга килгәндә, минем әти әйтә: “Тамчыдан күл җыела”, – ди. Ягъни, мин – икене, абый – икене, әти белән әни икешәрне кыстырып кайтса, сыерыбыз тук корсагын сыпырып җырлап ук җибәрәчәк...
-
Санкция (шаян хикәя)
Кәрим Нәфисәнең аркасына сукты! Дөрес, ул моны начарлык белән эшләмәде. Дәрес буе бөтенесенең ачуын китереп, әле Пушкин, әле Лермонтовның борынына кунып, безелдәп йөргән зур зәңгәр гәүдәле чебенне үтермәкче иде ул. Чебен үлмәде, ә менә Нәфисәнең аркасы авыртты. Күзеннән яшьләр атылып чыкты хәтта.
-
Селфи таягы
Ниһаять!.. Ниһаять ул бәхетле көне килде! Мәннәфнең әти-әнисенә күпме ялварулары... Күпме йокысыз төннәр... Күпме бакчада чүп утаулар... Матур әдәбият уку... Көн саен чәч тарау... Йоклар алдыннан битне юулар... Берсе дә әрәмгә китмәде – Мәннәфкә селфи таягы алдылар!