Көмеш кыңгырау

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Җырчы булачагымны әнием юраган»

Безнең редакциядә танылган җырчы, кызыклы шәхес Зәйнәб ханым Фәрхетдинова булды.

− Зәйнәп ханым, балачагыгыз турында сөйләп китегез әле. Җырчы булырга этәргеч тә бала вакытта ук булгандыр?

− Сабый чактан ук җырлаганмын инде. Әнием сөйли торган иде: дүрт яшьлек вакытым икән, бакча сукмагыннан җырлый-җырлый киләм, ди. «Күзләремнең карасы, йөрәгемнең парәсе» дип, башларымны болгый-болгый Фәридә Кудашева җырын җырлыйм икән. Әнием игътибар иткән, күңеленә кереп калган истәлек бу. Матур итеп җырлыйсың, ди. Карале, бу бала әллә җырчы булыр микән, дип уйлап куйдым шулчакта, дип искә ала иде әни. Ул үзе дә бик матур җырлый иде.

Балачагым катлаулырак булды. Беренче сыйныфны Үзбәкстанда укырга туры килде. Әти-әнием Азнакайга, Сарылыга кайтып киттеләр. Аннан килеп алдылар, әлбәттә. Әмма шул чактагы сагынуларымны, әни кочагында буласы килүне әле дә оныта алмыйм. Ул вакыттагы сагыш күңелемдә һаман да бетми сыман. Мин әниемә бер генә бала идем. Абыем - әтинең беренче хатыныннан баласы. Безнең гаилә шулай катлаулырак иде. Бездә үзара «тәтием-матурым» дип вәс-вәс килеп утыру булмады. Әни гаиләдәге җылылыкны сакларга тырыша иде, ләкин әтинең әнигә «сөеклем» дип әйткәнен хәтерләмим. Балачагым авыр хатирәләр белән тулган инде. Мин бик күп сынаулар күреп үскән кеше. Шуңа да үзем гаилә коргач, балаларыма башкача тәрбия бирергә тырыштым. Тормышыбызны матурлык, мәхәббәт белән сугарып тәрбияләдек улларыбызны, Аллага шөкер.

− Ике ул әнисе һәм шул ук вакытта популяр җырчы булу − бу ике эшне беръюлы алып бару авырмы?

− Беләсезме, мин кайвакыт үземне ачуланып та куям. Нәрсә дә булса алынгансың икән, эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк, дим. Дөресен әйтәм, хатын-кызга артист булып, бала үстерү бик авыр. Бала тәрбияләү − үзе бер профессия бит ул. Хатын-кыз балага күпме көчен сала, гомерен, тырышлыгын! Үзебезне дә шулай үстерделәр ич. Андый әниләргә ихлас сокланам мин. Һәм үземнең дә һәрвакыт шундый буласым килә. Әмма сәхнә тормышы белән янәшә балаларны да тәрбияләү - бик авыр хәл. Барыбер икесен дә тигез алып барып булмый. Барыбер җитешмәгән җирләре кала. Әмма әни булудан да олы бәхет юк.

− Зәйнәп ханым, җырлый белүчеләр күп, әмма бөтен кеше дә бу һөнәрне сайламый бит...

Әйе, без - моңлы халык. Безне моң яшәткән. Җыр яшәткән! Татар теле гасырлар аша бүгенгегә килеп җиткән икән, монда җырларыбызның да өлеше

зур. Җыр аша буыннан-буынга тарихын, моңнарын тапшырган халкыбыз. Нинди катлаулы, матур халык җырларыбыз бар бит! Татар югалып калмаган, көчле булган. Тарихын җырлар аша саклаган. Дөньяда күп нәрсә югала. Бүген дә телебезнең, җыр-моңнарыбызның кадерен белергә, сакларга кирәк. Сезгә балалар белән бәйләнеш саклап, аларга татар телен җиткергәнегез өчен рәхмәт әйтәсем килә!

Күпме генә медицина өлкәсен сайларга тырышсам да, язмышым мине барыбер җыр сәнгатенә китерде.Мәдәният институтына укырга кергәнче үк җырлый идем инде. Анда музыка теориясен, бик күп профессиональ нечкәлекләргә төшендем. Җырчы өчен, әлбәттә, профессиональ белем кирәк. Остазларың өйрәткән алымнар аша үзең эзләнәсең бит ул. Мин дә эзләндем-эзләндем дә, кабат үз «тавышыма» кайттым. Үземчә җырлыйм. Әнә теге дүрт яшьлек чагымда тавышымны, үземне ничек көйләгәнмен − шулай җырлыйм. Җырчы булу − табигатьтән. Укытучы яисә табиб булып туарга кирәк булган кебек, җырчы булып та туарга кирәк. Дөрес, белем һәм тәҗрибә күп нәрсә бирә. Әмма җырчы булуның үзгә бер күңел халәте бар аның. Аерым бер сихере, тарту көче бар. Әйе, сәхнәгә чыгып керергә була, әмма әнә шул тарту көче булмый икән, анда кала алмыйсың.

− Киләчәктә җырчы булырга хыялланган балаларга нинди киңәшләр бирер идегез?

− Хәзер балалар күп нәрсәне өйрәнеп, белеп үсәләр. Еш кына музыкаль бәйгеләрдә жюри булып утырам, күреп торам бит. Аннары хәзер кешенең тормышында музыкага урын зур. Колакчын аша да гел музыка тыңлап йөргән балалар, яшьләр күп. Безгә исә көндәлек тормышта музыка сирәк-мирәк эләгә иде. Әниләр җырлагынын, яки радио аша ишетеп кенә инде. Хәзерге яшьләр музыка ягыннан үзләрен үзләре тәрбияләп, начарны яхшыдан аерырга өйрәнеп үсә торган буын. Аларга бераз юнәшен күрсәтергә, ярдәм кулы сузарга гына кирәк. Аларны күбрәк аңлый, күп беләләр, дип әйтәсем килә. Киңәшем шул: өлкәннәр сүзеннән тайпылмасыннар иде. “Мин үзем беләм” дигән караш алга чыкмасын. Әти-әни сүзен тыңлап, өлкәннәр киңәшенә игътибар итсеннәр. Мәгълүматны читтән эзләгәнче, үз якыннарыңнын, үз гаиләңнән алу яхшырак.

Әңгәмәдәш - Лилия Гыйбадуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: