Көмеш кыңгырау

Атлар – эш тә, хобби да!

Без инде өч елга якын атлар үрчетү белән шөгыльләнәбез. Авылдан 1,5 чакрым ераклыкта конюшня (атлар йорты) каралган. Бүген дә бераз вакытымны шунда уздырдым.

Ни кызганыч, көне кызу тору сәбәпле, малкайлар күләгәдән чыгу юлын карамадылар. Берничәсен генә төшереп өлгердем. Ике ай элек туган колыны әле дә  куркып тора, анасыннан ары китә алмый, якынрак килергә кыймады. Болай карап торышка матур күренеш, сүз дә юк. Бу эшкә ныклап кереп киткәч, авырлыклары да чыгып тора, билгеле. Атлар карау барыбер дә кызык миңа. Бердән, матур хайван бит ул – ат. Икенчедән, атта йөрү – минем иң зур хыялым ул. Арагызда атта йөреп караганнар, йә теләүчеләр юкмы? Берәр киңәш бирегез  әле. Юкса,  миндә курку хисе көчлерәк. Хәер, әлегә бу хыял гына булып калса да, зыян юк. Барысының үз вакыты, булыр әле бер!

Азалия Сабитова, Арча районы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: