Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Йомшак карларга төреп, әниемә җыр юллыйм

Сал­мак кы­на кар ява. Парк­та – ап-ак. Шу­шы ма­тур­лык­та Ро­за ха­ным­ны ике улы бе­лән фо­то­га тө­ше­реп ал­дык әле. Ил­фат бе­лән Са­ла­ват әни­лә­ре бе­лән парк­та йө­рер­гә чык­кан­нар. Шук-ша­ян ин­де үз­лә­ре.

Сал­мак кы­на кар ява. Парк­та – ап-ак. Шу­шы ма­тур­лык­та Ро­за ха­ным­ны ике улы бе­лән фо­то­га тө­ше­реп ал­дык әле. Ил­фат бе­лән Са­ла­ват әни­лә­ре бе­лән парк­та йө­рер­гә чык­кан­нар. Шук-ша­ян ин­де үз­лә­ре.

Ил­фат Иб­ра­һи­мов бе­лән без күп­тән­ге та­ныш­лар. Ул – җыр­чы ма­лай, Чал­лы­да­гы 13нче сән­гать мәк­тә­бе­нә йө­ри. Бик күп бәй­ге­ләр­дә кат­на­шып җи­ңү­ләр яу­ла­ган. Әле күп­тән тү­гел «Ү­зең­не күр­сәт!» («П­ро­я­ви се­бя!») Бө­тен­рос­сия фес­ти­валь-кон­кур­сы­ның бе­рен­че дә­рә­җә лау­ре­ат исе­мен ал­ган.

– Ил­фат, тиз­дән Әни­ләр бәй­рә­ме бит ин­де. Әни­е­ңә нин­ди бү­ләк әзер­лә­дең соң?

– Мо­ны­сы сер... Мин аңа бү­лә­гем­не күп­тән әзер­ләп куй­дым ин­де, сө­ен­де­рер­мен дип уй­лыйм. Ә бү­ген җы­рым­ны бү­ләк итә алам.

Шу­лай ди­де дә италь­ян­ча «Ма­ма» ди­гән җыр суз­ды Ил­фат. Афә­рин, бик дул­кын­лан­дыр­гыч бул­ды бу. Аның җыр­ла­га­нын сез дә ку­ар код аша ке­реп тың­лый ала­сыз.

 

Ил­фат, син җыр­лар­га яра­там ди­сең. Сән­гать мәк­тә­бен­дә ни­чә ел шө­гыль­лә­нә­сең ин­де?

– Җыр ми­нем төп кы­зык­сы­ну­ла­рым­ның бер­се. Мин 1нче сый­ныф­тан ук сән­гать мәк­тә­бе­нә йө­рим, бы­ел 6нчы ел ин­де. Укы­ту­чым – Ләй­лә Мед­ве­де­ва. Мин төр­ле тел­ләр­дә­ге җыр­лар баш­ка­рыр­га яра­там.

Си­нең «Ү­зең­не күр­сәт» фес­ти­валь-кон­курс­та кат­наш­ка­ның­ны әй­теп уз­дык ин­де. Бы­ел та­гын нин­ди бәй­ге­ләр­дә кат­наш­тың?

– Күп ин­де алар, иң-иң­нә­рен ге­нә әй­теп ки­тим: Әл­фия Ав­за­ло­ва исе­мен­дә­ге 2нче ха­лы­ка­ра кон­курс­та кат­на­шып, лау­ре­ат исе­мен яу­ла­дым. «Ка­либ­ри» рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да да уңыш­лы чы­гыш яса­дым.

Афә­рин. Син бик күп җыр­лар бе­лә­сең­дер ин­де. Алар­ның һәр­бер­сен ис­тә дә кал­ды­рыр­га ки­рәк бит әле. Ә ме­нә си­нең җыр­ла­ган ва­кыт­та сүз­лә­рен оны­тып җи­бәр­гә­нең юк­мы?

– Кон­курс­лар­да – юк. Ре­пи­ти­ци­я­ләр­дә бул­га­ны бар. Мон­дый ва­кыт­та кау­шап кал­мас­ка ки­рәк. Мин сүз­ләр­не ис­кә тө­ше­рәм дә җы­рым­ны дә­вам итәм.

Хә­зер те­ле­ви­де­ни­я­дә «Го­лос. Де­ти» тап­шы­руы бик по­пу­ляр. Си­нең дә шул про­ект­та кат­на­шып ка­рый­сың ки­лә­ме?

– Ки­лә. Мин ан­да италь­ян­ча җыр­лар идем.

 

Бәл­ки ки­лә­чәк­тә кат­на­шыр­сың да әле. Ә мәк­тәп­тә ни­чек укый­сың син?

– Мин Чал­лы­да­гы 31нче мәк­тәп­тә, 6А сый­ны­фын­да бе­лем алам. Уку­ым ях­шы. Иң ярат­кан фән­нә­рем – ма­те­ма­ти­ка һәм би­о­ло­гия.

Нин­ди ки­тап­лар укыр­га яра­та­сың?

– Төр­ле ма­җа­ра­лар, сә­я­хәт­ләр ту­рын­да укыр­га яра­там. Күп­тән тү­гел «Ро­бин­зон кру­зо», «Сер­ле ут­рау»­ны укы­дым. Мо­ңа ка­дәр Г.Х. Ан­дер­сен әки­ят­лә­рен яра­тып укый идем.

Сә­я­хәт­ләр ту­рын­да укыр­га яра­там ди­сең, үзең кай­лар­га сә­я­хәт кы­лыр идең ми­кән?

– Бер ке­ше дә яшә­мә­гән бе­рәр ут­рау­га ба­рыр идем.

Кы­зык. Җыр­лый­сың, ки­тап­лар укый­сың... Бо­лар­дан тыш та­гын ни­ләр бе­лән кы­зык­сы­на­сың?

– Мин ип­тәш­лә­рем бе­лән фут­бол, хок­кей уй­нар­га яра­там. Мәк­тәп­тә рег­би­га да йөр­гән идем. Сәх­нә ос­та­лы­гы тү­гә­рә­ге­нә дә йө­рим.

Бул­ды­ра­сың! Рәх­мәт, Ил­фат, уңыш­лар си­ңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #җырчы #13нчесәнгатьмәктәбе #көмеш кыңгырау