Җәйнең ямьле айлары
Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Хәбәрчебез Фәрхуллин Әмир җәй матурлыклары турында язып җибәргән.
Җәйнең ямьле айлары. Авылыбызның табигате тагын да ямьләнеп китте. Әлбәттә, кояшлы булса, җәйне күбрәк яраталар. Быел яңгырлы көннәре дә күп. Табигатькә аның анысы да кирәк. Яшеллек гөрләп үсә.
Эссе кояшлы көннәрдә авылда эш кайный. Ә менә яңгырлы көнне, тукталып тирә-юньне күзәтәсең. Иң тынгысыз җан ияләре күзгә ташлана. Болар, әлбәттә, кошлар. Минем туып-үскән ягымда – Мамадыш районы Кече Кирмән авылында калкулыклар да, урманнар да, чишмәләр дә күп, Кирмән елгасы да бар. Шуңа күрәдер инде, безнең якта кошлар күптөрле. Алар шундый якында гына.
Мисал өчен, безнең сарайга карлыгач-чәберчекләр ел да оя корып, ике ай дәвамында балалар үстерәләр. Мин сарайга кергәндә, койма башында саклап торучылар, әтиләре микән, чыркылдый башлый, янәсе “Сак булыгыз!” дип кычкыра. Ә инде сарай ишегеннән кергән чакта теге оядагысы синең яннан чыгып оча, канатлары хәтта биткә тиеп китә. Кайбер кошлар кеше янына шулай якын килеп урнаша алалар.
Сыерчыклар ояларыннан инде балаларын үстереп чыгып киттеләр. Алар хәзер кырларда, басулардадыр, мөгаен. Менә ояда баласын үстергән вакытта, аларның ата-аналары иртәдән кичкә кадәр - көне буе җим ташый, ә балалары бертуктаусыз кычкырып ашарга сорый. Моны күзәтә торгач, мин ата-ана мәхәббәте никадәр көчле була ала икәненә гаҗәпләндем.
Аларның оялары каенда. Каен янәшәсендәге карагайда миләш чыпчыгының оясы. Саесканнар күршеләрнең алмагачларына оя корган. Аларның тавышын һәм тышкы күренешен башка бер кош белән дә бутап булмый. Саесканнар сарайга кереп каракланып йөрергә ярата. Шул вакытта аларны карлыгач-чәберчекләр ташланып куа башлыйлар! “Ник безнең җиргә керәсез? Безнең оябызга тимә!” диптер инде.
Бакчабыз тирәсендә сандугач, әллә нинди яшел төстәге туктаусыз рәвештә гел бер нотаны бирә торган кош, үрмәләч, сиртмәкойрык, чыпчыклар, каргалар, тилгәннәр, үрдәкләр, лачыннар, челәннәр, күгәрченнәр, күкеләр, ябалаклар, козгыннар һәм башка бик күп мин әле белми торган кошларның үзләрен күрергә, тавышларын ишетергә була. Алар барчасы төрле зурлыкта, кайвакытны берсе икенчесен тотмакчы була хәтта. Кайвакытны кечкенә генә гәүдәле кошның олы кошны куган булып аңа ташлынуы кызык. Уйлап куясың: “Ничек инде? Үзеннән бер-ике мәртәбә зуррак кош! Ә ул курыкмый!”.
Менә шулай өебез янәшәсендә генә ничә төрле кошны күзәтеп була. Табигатьтә алар күп һәм алар барысы да кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев