Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яшь чаллылылар «Коррупциягә ЮК дип әйт!» квестында катнаштылар

Чаллының «Саулык» сәламәтләндерү комплексында, «Солнечный» лагерендә, «Коррупциягә юк дип әйт!» дип аталган квест узды. 

Әлеге чараны Чаллының «Шәһәр студентлар советы», «Нур» яшьләр үзәге, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән оештырдылар. 

Балалар алдында мэрның коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рамил Фәйсханов чыгыш ясады.

Бер сәгать дәвамында 10-12 яшьлек балалар квест узды, алар үз өстенә эзтабарлар ролен сынап карадылар һәм җинаятьчел фирманың ришвәтчене таптылар. Ә бу эштә аларга чараны оештыручы фирма хезмәткәрләре ярдәм итте. Биремнәр коррупциягә каршы тематикага караган сораулар, ребуслар, берләштерү уенын, анда балалар коррупциягә каршы сүзлектән сүзләр әйтергә тиеш, шулай ук балалар коррупцион ситуацияләрне коррупцион һәм башка биремнәрдән аерырга өйрәнделәр.

http://nabchelny.ru/news/48063

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев