Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

XXVIII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү башлана

Әлеге марафонда, узган еллардан аермалы буларак, һәркем катнаша ала.

Бүген татар дөньясында иң киң күләмле проектларның берсе булган XXVIII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү башлана.

Әлеге марафонда, узган еллардан аермалы буларак, һәркем катнаша ала. Әмма шулай да, без, иң беренче чиратта, әлеге марафонда яшь әдәбият сөючеләрне, мәктәп укучыларын, студентларны, гаиләләрне күрергә телибез. Кулга татарча китап алып уку һәм тел байлыгын арттыру һәр гаиләдә иң яхшы гадәтләрнең берсе булырга тиеш, диелгән марафонның социаль челтәрендә.

XXVIII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу өчен проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә кушылырга, аның кагыйдәләре белән танышырга һәм смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырырга, гариза калдырырга кирәк.

БАШКА КЕШЕ ӨЧЕН ГАРИЗА КАЛДЫРЫРГА ЯРАМЫЙ! 13 ЯШЕ ТУЛМАГАН ҺӘМ ҮЗ АККАУНТЫ БУЛМАГАН БАЛА ӨЧЕН ГЕНӘ ГАРИЗА ТАПШЫРЫРГА ЯРЫЙ. БУ ОЧРАКТА ӘЛЕГЕ ГАРИЗА ТАПШЫРУЧЫ 21 КӨН ДӘВАМЫНДА БАЛАСЫНЫҢ ЯЗМАЛАРЫ УРНАШТЫРЫЛЫП БАРУ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ.

Яңа сезонда проект белән бәйле барлык рәсми мәгълүмат әдәби әйдаманнарга хәбәр ителә, әдәби әйдаманнар әлеге яңалыкларны үз командасындагы әдәби марафончыларга ирештереп барачаклар.

Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/wall-143856908_24335

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев