XXIV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү башланды
Гаризалар һәм әдәби әсәрләр 1нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь каләм ияләре катнаша ала.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- поэзия;
- проза;
- драматургия.
Гаризалар һәм әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2024 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
Элемтә өчен контактлар: 8 (843) 528-28-22, mc-idel@yandex.ru,
Тулырак мәгълүмат https://vk.com/mc_idel
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев