Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Урал татарлары биюе белән таныштыра

Мастер-класс бушлай уза.

22 июнь көнне 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Урал татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак.

Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе.

Урал татарларының фольклор бию үрнәкләрен «Күпер-күпер» дип аталган композиция аша «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбле тәкъдим итәчәк.

«Җыен-уен» дип аталган программа кысаларында тамашачылар арасында интерактив уздырылачак, катнашучылар Урал татарларының фольклор көйләре һәм милли кием үзенчәлекләре белән таныша алачак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар биюләренең традициясен саклауны, тарихын искә төшерүне максат итеп куя. Мастер-класслар бушлай уза.

«Җыен-уен» урал татарлары биюе буенча мастер-класс Кабан күле яр буенда (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында)  22нче июнь көнне 18.00 сәгатьтә узачак.

https://t.me/millikznru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев