Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Узган елга нәтиҗә ясадыгызмы әле сез?

Узып баручы елга нәтиҗәләр ясар вакыт та җитте.  Йә исеңә төшереп кара әле, бу елда тормышыңда нинди үзгәрешләр булды?

Аның минусларына краганда плюслары күбрәк булгандыр дип ышанып калабыз. Бу елда яратып өлгергән кумирларың да булгандыр, алары кемнәр? Бу сорауларны актив язучыларыбызга да юлладык, алардан бик кызыклы җаваплар килде.


Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе:

2021нче елның плюслары:

  • паспортлы булдым!
  • Бу ел миңа иҗат юлымда зур гына уңышлар бүләк итте: «Бика Фест», «Алтын мирас», «Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесе», «Чулпан» һәм башка күп кенә бәйгеләрдә урыннар яулау; «Алтын Каләм» фестивалендә һәм «Орлёнок» лагерында булу; «Шаян ТВ» дагы тапшыруларда катнашу.
  • 5 ел дәвамында йөргән бию һәм театр түгәрәкләре буенча кызыл аттестат алдым.
  • Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә лаек булдым.
  • Акча эшләп карадым, бу минем өчен зур тәҗрибә иде.

Ә ел минусларын мин хәтерләмим дә.

Кыскасы, 2021 ел минем өчен бик шәп һәм онытылмаслык ел булды.


Таңсылу Ганиева, Чаллы шәһәре, 2нче татар гимназиясе:

2021нче елның плюслары:

  • Концерт-очрашулар алып барырга да җитештем. Танылган шәхесләр белән әңгәмәләр кордым.
  • Тегү-чигү алымнарын үзләштерә башладым.
  • Слива, алма бәлешләре пешерергә өйрәндем.
  • Укуым – 4-5 билгеләренә генә булды. Учи.ру сайты конурсларында җиңүчеләр исемлегендә торырга тырыштым.
  • Иң зур һәм иң кадерле мактанычым - «Көмеш кыңгырау» белән дуслык.

Ә минусларга әһәмият бирәсем килми.

Минем кумирым –  әнием!

«Таңсылу син бигрәк Әниеңә ошагансың», – дисәләр бигрәк рәхәт була инде.


Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы:

Узган елның плюслары һәм минуслары:

Плюслары дигәндә: иң мөһиме мин үземнең максатыма (100 диплом җыюга) ирештем; укуда «отличник» статусын төшермәдем; «аска» тартучы кешеләрне артта калдырып, үземә бөтенләй яңа җиһан ачтым; бик күп конкурсларда катнашып, республикадан сертификат алдым.

Ә минуслары дигәндә: үземнең дәрәҗәм акрынлап төшә, әйләнеш югала башлады. Район олимпиадаларында гаделлек булмыйча, укытучылар үзләренекеләрен алга тарткан өчен, мин – алар өчен «белмәүче», җиңүгә ирешә алмадым. Бу елны авыр җәрәхәтләнеп, спорт белән чак кына саубуллашмыйча калдым.

Гаделсезлек бар һәм булачак. Нинди генә авыр юллар үтсәк тә, ахырыннан җиңеллек килә. Бу елның кайгы-шатлыгына карамастан, бик шәп ел булды. Мин менә дигән кешеләр белән таныштым.

 Ел кумирлары минем өчен:

Кумир дигәндә бөтен кеше: биек тауларга менүче – Рөстәм Нәбиев,  искиткеч җырлаучы – Miyagi, Эндшпиль, спорт алдынгылары – Авериналар, «Ак барс» командасы... дип җавап бирер. Ә минем, гомумән, идеалларым булмаса да, бу елны минем өчен чын кумир – иң якын дустым булды. Хәзер максатым – аның кебек тыныч, максатчан, тырыш... һәм җәваплы булу.


Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Урта Кирмән мәктәбе:

Яңа ел бәйрәменең файдасы: яхшы, күтәренке кәеф, икенче урыннарда булып аны үткәрсәң, ул күңелдә ачык төстәге яктылык сыман истә кала. Үткәннәргә карап, чагыштыру, нәтиҗә ясау, Яңа ел күчтәнәчләрен татып карау...

Яңа ел бәйрәменең тискәре яклары: шулай ук яңа ел күчтәнәчләрен ашау (чөнки, күп ашасаң, эч авырта башлый, бетчә барлыкка килә), минем өчен тискәре яклар күп түгел, шул гына.

«Әх, шушы кеше кебек булсам иде», – дип хисләнгәнем юк. Минем уйлавымча, кумирга фанатланып, аның кебек булып булмый, шуңа күрә мин хәзер фанатланмыйм. Бәлки алга таба минем өчен кумир барлыкка килер...


Иделия Шәмитова, Тукай районы, Калмаш авылы:

Узып баручы елның плюсләре минусларга караганда күбрәк булды. Җәй көне Ижевскка ял итергә бардык. Андагы зоопарк шундый кызыклы! Нинди генә хайваннар юк анда! Тигрлар, фламинголар, дөяләр һәм бик күп хайваннар. Иң кызыгы, минем апаем дөяне котырткач, дөя аның битенә төкерде. Рәхәтләнеп көлдек без анда!

Плюсларның берсе сыйныфыбыз дуслашты. 6нчы сыйныфта безгә ике яңа классташ килде: бер кыз Таҗикстаннан, ә бер малай Сочидан.

Ел кумирларым – Юлия Гаврилина һәм Егор Кораблин, Валя Карнавал, Юлька Шпулька һәм Егорка Шип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев