Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

“Үсенте” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме

Максатыбыз – сабыйларны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннанрак таныштыру иде.

Татар халкы элек-электән бик тырыш, эшчән халык булган. Җиренә җиткереп эшен дә эшләгән, бәйрәм итеп ял да итә белгән. Кыр эшләре тәмамлану белән, бәйрәмгә дип бирнә җыйганнар, зур мәйданнарга җыелып, Сабантуй бәйрәмен үткәреп күңел ачканнар. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан килеп,  бүгенге көнгә кадәр дә асылын югалтмыйча татар дөньясында зурлап бәйрәм ителә. Халык бәйрәмдә бик теләп җырлап-биеп күңел ача, төрле уеннарда катнашып көч сынашалар.

Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да чәчми-түкми җиткерергә бурычлыбыз. Шул нисбәттән үзебезнең “Үсенте” балалар бакчасында матур итеп бәйрәм чарасын уздырдык. Максатыбыз – сабыйларны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннанрак таныштыру иде.

          5нче  июнь көнне иртәдән бакчабызда бәйрәм рухы чагылды. Матур итеп  татарча милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торды. Бәйрәмне балалар белән урамда матур итеп уздырдык. Аларга Сабантуй бәйрәменең тарихы, татар халкының милли уеннары турында сөйләнелде. Әле сөйләнеп кенә калмыйча, бик  күңелле уеннар оештырылды. Балалар берсеннән-берсе узыша-узыша капчык киеп тә сикерделәр, чүлмәк тә ваттылар, бердәмлектә көч икәнен аңлау өчен канат та тартып карадылар. Әле ярый балалар бакчасында Сабантуйның төп чарасы – көрәш уены булмый калды, сарык та табып бирәсе булыр иде!

Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде. Йөзләреннән елмаю, күзләрендә кызыксынучанлык утлары иде. Бәйрәм тәмамлангач, истәлеккә фотога да төштек. Балалар да, өлкәннәр дә бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.

Сабыйларыбызны Сабантуй бәйрәме, татарның гореф-гадәте белән таныштыруны балалар бакчасыннан башларга кирәк. Күңелләренә миллилик, туган телнең орлыкларын салу кечкенәдән башлана. Бу матур бәйрәмне киләчәктә дә бакчабызда уздырырга гадәткә кертербез, һичшиксез!

 

Автор:

  “Үсенте” балалар бакчасының 1нче категорияле тәрбиячесе – Мөхетдинова Рания Рубис кызы.

“Үсенте” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе – Сәләхиева Алия Әнәс кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев