Көмеш кыңгырау

Умырзаяга тиң шәхес

​​​​​​​Казан шәһәре Совет районының “Күппрофильле 187нче лицей”ның 6Г сыйныф укучысы Мөгалимова Зилә “Илһам” Бөтенроссия  яшь язучылар бәйгесенең журналистика номинациясендә катнашып зона этабында үзенең эшен яклап чыкты.

Киләчәктә яңадан-яңа уңышлар телибез сиңа, Зилә. Игътибарыгызга Зиләнең язмасын тәкъдим итәбез.


 

Умырзая җыя бер нәни кыз,

Яз кояшы алсу йөзендә,

Гомеренең гүзәл мизгеле бу

Умырзая бит ул үзе дә.

Ягъсуп Мортазин.

Ямьле язлар житкәч табигать уянып, яңарып дәртле яшәү көче белән тула. Ургылып, ярларыннан ташып чыккан инеш-елга суларыннан  язның ярсуын, мөлдерәп тулган «жанының» сыеша алмыйча бар җиhанга аваз салуына тиңлим ул чакларны. Чисталыкка, гүзәллекнең пакълыгына, бары тик яктылыкка, матурлыкка, изгелеккә омтылу.

Чәчкә Миргасим кызы Сәлимова турында язмамны нәкъ шушы уйланулар чорнап алган, фикеремнең очы-кырые табылмый торган чорда язарга туры килде. Хәтер йомгагым чуалып-чорналып, ташкыннарга уралып әллә кайларга тәгәри дә тәгәри. Милләтемнең бер гади баласы Бөгелмә районы Таллы Бүләк авылында жәйге урак өстендә дөньяга аваз сала. Әти-әнисе аны яратып-сөеп Чәчкә исеме бирәләр. Шушы исем белән фаразлап, алар кызчыкларының гомерен чәчкә-гөлләргә тиң балкып торырлык итеп күзаллыйлар.

Янып торган, күз явын алырлык умырзаяга тиңлиләр алар аны. Кар астыннан иң беренче башын калкытып чыккан чыдам, суыклардан курыкмаган, кешеләргә шатлык, рух, дәрт өстәргә сәләтле булган табигать бүләгенә охшаталар.

Кечкенә Чәчкәнең балачагы Бөек Ватан сугышы елларында уза. Ул үзе бу турыда: "Балачагыбызны ачы сугыш урлады, шул сугыш китергән ярадан керсез күңелләрдә сагыш яши,” - ди. Икмәккә туймаган балалар барлык яраклы үләнне аш иткән бит ул елларда. Олылар белән беррәттән эшкә керешкәннәр, кул арасына керергә тырышканнар, «җиләк-җимеш җыеп табигатьтә үтте безнең үксез балачак» дип язган, үзе иҗат иткән шигырендә Чәчкә ханым. Бары тик киләсе көннәргә ышаныч, өмет, көч өстәгән, сындырмаган аларны.

Яшьлек елларын, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, мөгәллимә булып  башлаган үсмер кыз бик кыю, акыллы, балаларны яратып эшкә тотынган. Ләкин татар теленә мөнәсәбәт, милли киеренкелек аны тормыш сукмагында башка юлдан китергә насыйп иткән. Казан дәүләт университетының тарих факультетын  тәмамлаган булса да, аңа укытырга туры килми. Чәчкә Сәлимова озак еллар буена «ТатНипинефть» фән һәм тикшеренү институтында эшли. Пластлардан  чыгарылган җир токымнарында нефть табуның шатлыгын ул беренчеләрдән булып кичерә алуы белән горурлана. Юкка гына гади хезмәткәрдән, дәрәҗәле инженерга кадәр күтәрелмәгәндер. Эшкә чын күңелдән бирелеп, белемен арттырып, яратып, жиренә җиткереп  үтәү сыйфатлары хас бу ханымга.

 Кечкенә чагыннан ук Чәчкә иптәшләреннән аерылып,  янып-балкып торган. Җырчы әнисеннән күчкән моң сәбәпче була моңа. Гомере буе жырга-биюгә  гашыйк Чәчкә ханыма  карап-карап торам да, халкымнын яраткан актрисасы Исламия Мәхмүтовага охшатам. Бәлки талант ияләре бит төсмергә шулай охшаш буладыр. ”Кыр казлары артыннан” җыры башкарылганда никтер шушы ике ханым бергә җырлыйдыр кебек тоела. Бер-берсен тулыландырып торган сәнгать җимешләре үзләрен сәхнәдән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Берсе олы сәхнәдә, икенчесе кечкенә, әмма  халкым жанына якын булганында .

Чәчкә ханымның тормышка ашмый калган мөгаллимлек хисе, милләт алдындагы бурычын үтәү теләге узган еллардан да көчлерәк булып тышка бәреп чыга. Лаеклы ялга чыгу белән Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәгенә юл тота Чәчкә ханым. Узган тормышында эшләнми калган эшләрен үтәп чыгар өчен үз янына иптәшләрен, фикердәшләрен туплап “Дуслык” клубы оештырып җибәрә. Клуб туган телдә аралашуга рухландырып, милли моңнарыбызга сусаган милләттәшләрен бергә җыеп алырлык  сихри бер үзәккә әверелә. Монда яше дә, карты да  үзенә ошаган, күңеле тарткан зәвык таба ала. Бу “Дуслык” клубы Бөгелмә шәһәренең барлык борчуларын, шатлык-сөенечләрен, казанышларын сыйдырган елъязмасын язуда да шактый әһәмиятле роль уйный.

Үзең сөйгән нәрсәләрне халык та яратырлык ит, мөселман булырсың, дигән хадис, нәкъ Чәчкә Сәлимова турында. Чәчәкләр бар яктан да гүзәл, камил булган кебек, Чәчкә ханым да бу турыда бер генә минутка да исеннән чыгармый.  Мәчеткә йөреп дин дәресләре ала. Аллаhы насыйп иткәч, Коръәне Кәримне гарәп телендә өйрәнә.

”Без Ислам кануннары нигезендә, Коръән юлыннан, сөннәт юлыннан барырга тырышабыз. Йөрәкләргә иман орлыклары салып, әхлаклы, мөселманнарча яшәү ысулларын яшьләргә өйрәтү максаты белән халкыбызның рухын баетуда, телебезне, милләтебезне мәдәниятыбызны, мәгарифне үстерүдә, жәмгыятебезне бозыклыклардан давалау юлында зур хезмәт куябыз,”- дип сөйләде үзенең бер чыгышында Чәчкә ханым Сәлимова.

Милләтебезне милли үткәнебез билгели. Телебез бай, мирасыбыз искиткеч зур. Әнә шул байлыкны яшь буынга житкерү өчен Чәчкә ханым “Мирас” ансамбле оештырып җибәрә. Ансамбльнең төп бурычы - онытылган тарихи җырларыбызны,  мөнәҗәт-бәетләребезне, халык уеннарын тормышка кайтару. 2010 елда ансамбльгә ”Халык ансамбле” исеме бирелә. Рухланып, кирәклегеңне тоеп яшәү, алга куелган барлык гамәл-ниятләрне тормышка ашыру иң зур куанычка әверелә. Язмыш ничек кенә сынамасын, жыр-моң сөюче кеше сынмый, сыгылмый. Аның күңел күге чиста, саф була.

Чәчкә ханым көнкүрештән алынган темаларга такмаклар, шигырьләр дә иҗат итә һәм сәхнәләштереп халык күңеленең түренә  салып куя. Кешеләргә шатлык өләшеп үзеңә дә шуннан тәм табып яшәүгә ни җитә! Үткәнен кадерләп саклаган халык кына чын рухи байлыкка ия була ала.  Сугыш авырлыгын татып үскән кыз тормышның һәр минутына куанып, сөенеп, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә риза булып, хезмәтенә тугъры калып, кешеләрне сөендерүне бар яхшылыклардан  да өстен күреп, кешелеклеге, аң белән  төгәл фикер йөртүе, рәнҗеш-кайгыны булдырмый калу өчен көченнән килгәннең барын да эшләргә  әзер торуы  белән кояш-чәчкә кебек балкып яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: