Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Уены-чыны бергә!» дигән балалар-яшүсмерләр киноальманахының юбилей сезоны премьерасы узды

Республиканың Милли китапханәсендә «Уены-чыны бергә!» дигән балалар-яшүсмерләр киноальманахының 10нчы юбилей сезоны премьерасы узды.

 

Премьерада киноальманахның 9 яңа кыска метражлы фильмы тәкъдим ителде, алар февраль аенда төшерелгән иде. Премьерага әзерлек бер елдан артык барды. 2021 елның җәендә кастинг узды, анда төп рольләрне башкаручы 9 яшьтән 17 яшькә кадәрге 20 бала сайлап алынды. 5 ай дәвамында балаларны кинода төшүгә әзерләү процессы барды. Алар тәҗрибәле педагоглар белән актерлык осталыгы нигезләрен үзләштерделәр һәм репетицияләрдә катнаштылар. Ә февраль аенда фильмнар төшерелде. Бу сезонда мәктәптә төшерелгән фильмнар бик күп. Алар «Адымнар» полилингваль комплексының матур биналарында төшерелгән.

Хәзер, киноальманахның яңа сезоны тамашачыга юл тота. Фильмнар инде күп кенә кинофестивальләрдә катнашып, 5 бүләккә лаек булды. Аларның әле алда җиңүләре күп булыр. Алар Россия һәм якын чит илләрнең 80нән артык телеканалында күрсәтеләчәк һәм, әлбәттә, интернет-киңлектә үз тамашачысын табачак.

«Сотворение» фондының тагын бер проекты — Татарстан Республикасы балалар китапханәләре базасында Мәдәни инициативаларный Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла торган зур КИНОМАРАФОН.

Балалар киносы күңел ачу гына түгел, ә тәрбия чарасы да булып тора. Кинопедагогика – иң көчле тәрбия коралларының берсе. Иң мөһиме – материал сыйфатлы булырга тиеш. «Уены-чыны бергә!» дигән балалар-яшүсмерләр киноальманахы нәкъ менә шуның өчен булдырыла да инде.

Зур КИНОМАРАФОНГА китапханәләр һәм белем бирү учреждениеләре ДетскоеКино.РФ ресурсы аша кушыла ала.

https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев