Көмеш кыңгырау

Туган көнгә иң истәлекле бүләк - Путиннан

Казанда туып-үскән Россия фигуристкасы Камилә Вәлиева туган көненә бирелгән иң истәлекле бүләк турында сөйләде. Спортчы сүзләренчә, иң үзенчәлекле Бүләк Россия Президенты Владимир Путиннан булган.

«Иң үзенчәлекле бүләк Владимир Владимировичтан [Путин] булды. Ул туган көнгә бүләк ясады. Бу – Россия президенты котлавы иң истә калганы булгандыр. Бу искиткеч булды», - дип яза Sport24 Камилә Вәлиевага сылтама белән.

Искәртеп үтик, Казанда туып-үскән Камилә Вәлиева Россия һәм Европа чемпионы, Пекинда узган Олимпия уеннарында команда зачетында Олимпия чемпионы. Шулай ук аның хисабында юниорлар арасында дөнья чемпионатында һәм юниорлары Гран-прие финалында җиңүләр дә бар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kamila-valieva-tugan-konena-in-ista-kalgan-bulakne-putinnan-aluyn-soilade-5857812

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: