Түбән Камада «Хәвефсез тәгәрмәч-2023» конкурсы тәмамланды
Бәйгедә республикабызның төрле районнарыннан килгән 9-11 яшьлек 224 укучы катнашты.
Ул быел 29нчы тапкыр үткәрелде. Бу бәйгедә республикабызның төрле районнарыннан килгән 9-11 яшьлек 224 укучы катнашты. Алар үз районнарындагы этапларда җиңеп килүчеләр. Малайлар, кызлар өч көн дәвамында иң шәп отряд исемен алырга омтылдылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, юл хәләкәтенә эләгүчеләргә беренче ярдәм күрстү үһәм велосипедта йөрү осталыгы буенча көч сынаштылар.
Моннан тыш, балалар юлда үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен белүгә теоретик имтихан бирделәр һәм «Бергә – юл хәрәкәте иминлеге өчен» дигән иҗади бәйгедә катнаштылар.
Барлык ярышлар нәтиҗәсендә Балтач районы командасы беренчелекне яулады. Казанның Совет районынна килгән малайлар-кызлар икенче урын алдылар. Кукмара районы командасы 3нче урынга лаек булды.
Шәхси зачетта кызлар арасында Амаль Садыкова (Казан шәһәре Совет районы) беренчве урында, икенчедә Елизавета Николаева (Казан), ә өченче урында Эллария Саттарова (Балтач районы).
Малайлар арасында беренчелекне Балтачтан Кәрим Галимҗанов яулады. Икенче урында шулай ук балтач егете Алмаз Гарифуллин. Өченче урынны Кукмарадан килгән Данил Ильинга бирделәр.
Афәрин, балалар! Сез бервакытта да юл кагыйдәләрен бозмассыз дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев