Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камада «Китапханә төне» акциясе узачак

26 майда Түбән Кама китапханәләрендә ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясе уза.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

17:00-21:00 сәгать аралыгында Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәр халкына һәм кунакларына «Уку сәнгате» программасы тәкъдим ителә. Килгән кунакларны «Интеллект академиясе» лекцияләре, «Данко» берләшмәсе белән әдәби кичә, кычкырып укулар, ачык микрофон һәм интеллектуаль уеннар көтә.

Шул ук вакытта «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә (Тукай урамы, 31) балалар өчен «Карлсон шаяртулары» күңел ачу программасы оештырыла. Квест-тамаша, театр-экспромт, кычкырып укулар, әдәби ярышлар, мастер-класслар һәм сабынлы дискотека болар барысы да китапханәнең яшь кунакларын 17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр көтә.

https://tatar-inform.tatar/news?page=2  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев