Түбән Камада эскизлар бәйгесе игълан ителде
Бәйгедә балалар да олылар да катнаша ала. Катнашучылар Түбән Каманың иң матур урыннарын рәсем аша күрсәтә алачак.
Түбәнкамалылар «Краски города и заповедные места» темасына эскизлар бәйгесендә катнаша ала. Җиңүче шәһәрдәге биш катлы бинаның фасадын бизәячәк. Бу хакта Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бәйгедә катнашучылар Түбән Каманың иң матур урыннарын рәсем аша күрсәтә алачак. Бу матур болыннар, елгалар яки шәһәрнең тарихи архитектура ансамбле булырга мөмкин.
Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелә: 4 яшьтән 17 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән 55 яшькә кадәр. Бәйгегә эскизлар кабул ителә, шуңа күрә теләгән һәркем катнаша ала, диелә хәбәрдә.
Катнашу өчен анкета тутырырга, шаблонга эскиз ясарга һәм konkurs@formulai.ru. почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tuban-kamada-eskizlar-baigese-iglan-itelde-5873266
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев