Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Кама мәктәпләрендә яңа профильле сыйныфлар барлыкка киләчәк

Бу яшьләр алдында зур мөмкинлекләр ачачак.

«Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе, Түбән Кама химия-технология институты һәм мәктәпләр арасында өч яклы килешү имзаланды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ хәбәр итә.

Инициатива балаларны кечкенәдән үк сәнәгать предприятиеләрендә уңышлы карьерага әзерләүгә юнәлдерелгән. Программа кысаларында укучыларны «Промхимтех» лабораторияләре базасында профессионаллар укытачак. Бу яшьләр алдында зур мөмкинлекләр ачачак: конкурсларда, олимпиадаларда, профильле сменаларда катнашу, ә иң мөһиме – үз эшенең профессионаллары белән тәҗрибә.

Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин шәһәрнең мәгариф потенциалын үстерү өчен проектның әһәмиятлелеген әйтте.

«Балаларыбыз өчен иң яхшы шартлар булдырырга телибез. Монда өстәмә рәвештә укытучылар ярдәме дә бар: квалификация күтәрү курслары, стажировка. Педагоглар төрле яклап үсеш алганда, балаларыбыз яхшы нәтиҗәләр белән сөендерәчәк», – диде ул.

Якын арада сыйныфлар формалашачак һәм факультативлар форматында укыту башланачак.

Фото: https://tat.e-nkama.ru/ 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев