Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тозакка эләкмә!

Урамда безне күптән күрешмәгән иптәшләр, төрледән-төрле кызыклы уеннар һәм... юл маҗаралары көтә.

Яз җиткәнен сизми дә калдык, дуслар. Шаян кояш һәркөн урамга дәшә. Анда безне күптән күрешмәгән иптәшләр, төрледән-төрле кызыклы уеннар һәм... юл маҗаралары көтә. Чыннан да, язгы бозлавык юллар куркыныч бер квестны хәтерләтә. 

Һава торышы уйнаклап торганга, бер көнне җепшек кар белән көрәшәсең, икенче көнне катырып та куя – үзеңне шугалакта хис итәсең... Әллә табигать махсус сыныймы? «Игътибарлы бул! Юл йөрү кагыйдәләрен онытма!» – дип кисәтүеме?

2024 елның ике аенда гына да республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике бала һәлак булып, 60 бала тән җәрәхәте алган. Җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә 29 бала зыян күргән.
23нче марттан 1нче апрельгә кадәр Татарстанда «Язгы каникуллар» акциясе уздырыла. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак. 

Каникуллар вакытында балаларга да, әти-әниләргә дә аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Язгы юл тозакларына эләкмәгез, дуслар!

  • Юл буендагы кар көртләре өстендә йөрмә. Таеп, машина юлына шуып төшә күрмә. 
  • Томанда машина йөртүчеләр светофор утын яки җәяүлене күрмәскә мөмкин. 
  • Яңгырдан сакланыр өчен файдаланган кулчатыр, башлык күз күремен начарайта. 
  • Көчле кояш нурлары, кар һәм юеш асфальт ялтырап, күзне чагылдыра.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев