Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тинчурин театрында өченче «Театраль квиз» узачак

Интеллектуаль уенда катнашу бушлай, теркәлү буенча.

24нче апрель көнне 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшьләр өчен өченче «Театраль квиз» узачак. Катнашучыларны театр, аның репертуары белән бәйле мавыктыргыч сораулар көтә. Җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Квизда катнашу бушлай. Яшь чикләве: 16-35 яшь. Теркәлү сылтама https://docs.google.com/forms/d/1cSBKZSSP-Qs3v9R6ExXsAqo-3iVtp6msOnBRv0vBDs8/edit аша.

Бер командада 3-5 кеше булырга мөмкин. Командасы булмаган кеше аерым да теркәлә ала. Чара якынлашканда, оештыручылар аерым-аерым теркәлгән катнашучыларны командаларга туплаячак.

Исегезгә төшерәбез, Тинчурин театрында квиз даими рәвештә: айга 1 тапкыр уздырыла. Беренче ике «Театраль квиз» 13 февраль һәм 26 мартта узды. Анда КФУ, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан медицина көллияте студентлары катнашты. Проектның максаты: яшьләрне берләштерү, алар өчен коммьюнити-киңлек булдыру.

Тинчурин театры яшьләр аудиториясе өчен проектлар тормышка ашыра. Мисал өчен, театрда 2023 елның ноябреннән «Журналистика мәктәбе» проекты яңартылган форматта эшли; 2024 елның гыйнвар аеннан яшь режиссерларның бишенче төркемен укыту бара. 19-20 мартта «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакленең премьерасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев