Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тинчурин театрында “Әйдә, йөгердек!” квесты гөрли

“Әйдә, йөгердек!” квесты драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышлана.

“Әйдә, йөгердек!” квесты драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышлана. Квест ике команда арасында ярыш рәвешендә үткәрелә. Алып баручы балаларны ике командага бүлеп, ике маршрут буенча озата. Командаларның җитәкчеләре – Шүрәле белән Убырлы карчык.

Квестта катнашучы балалар театрның төрле урыннарыннан конвертлар табарга тиеш. Уен барышында, балалар төрле сынаулар аша (бию, уен, грим салу) уза. Конвертлар җыелып беткәч, алып баручы янына килеп, кроссворд тутырырга һәм анда Кәрим Тинчурин дигән исем килеп чыгарга тиеш. Кроссвордны кем беренче тутырып бетерә, шул команда җиңүче.

Җиңүче командага бүләкләр тапшырыла. Кросворд үзе, катнашучы артистларның автографлары белән бүләккә биреләчәк. Уенның максаты – театр дөньясы белән таныштыру һәм театр бинасын якыннан күрсәтү.

Автор — Шамил Фәрхетдинов,

Режиссер, алып баручы — Илсур Мортаза,

Шүрәле — Булат Зиннәтуллин,

Убырлы карчык — Ландыш Ибәтуллина,

https://tinchurinteatr.ru

Фото https://vk.com/tinchurinteatr


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев