Тинчурин театры балалар өчен “Тинчуринда кунакта” экскурсия-квестын тәкъдим итә
“Тинчуринда кунакта” экскурсия-квесты Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
Бу хакта https://tinchurinteatr.ru/ сайты хәбәр итә.
Әлеге мавыктыргыч экскурсия-квест барышында балалар төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Шул ук вакытта театрының камера оркестры артистлары белән бергә күңелле музыкаль тәнәфес ясаячаклар.
Экскурсия-квестта катнашкан балалар Тинчурин театрының мәшһүр артистлары киеп уйнаган киемнәрне киеп, төрле әкият геройлары белән истәлеккә фотога да төшәчәкләр.
Иң мөһиме — балаларга тәкъдим ителгән яңа проектыбыз берәүне дә битараф калдырмаячак, дип ышандыра оештыручылар.
Квестның озынлыгы - 40 минут. Билетларны https://tinchurinteatr.ru/shows/ сайтыннан алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев